Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Халык игътибарына

Ә сез Яңа ел алдыннан ишегалдыгызны бизәдегезме әле?

«Татмедиа» АҖ яңачишмәлеләр өчен «Иң матур ишегалды» дигән конкурс игълан итте.

Яңа елга әзерлек тулы көченә бара. Бәйрәм бизәкләре һәм бизәлгән чыршылар район үзәгенең үзәк мәйданында һәм торак пунктларда, урамнарда, оешма һәм кибет биналары янында пәйда була.
Ә сез үз ишегалдыгызны бизәдегезме әле? «Татмедиа» АҖ йорт яны территориясен иң матур Яңа ел бизәлешенә багышланган «А у нас во дворе...» дип исемләнгән конкурсны башлап җибәрә.
Конкурс 23 декабрьдә старт ала. 
Яңа Чишмә районында конкурс ике номинациядә үткәреләчәк:
- «Район үзәгендә иң матур ишегалды»
- «Авылдагы иң матур ишегалды»
Конкурста катнашыр өчен район халкына 2022 елның 23 декабреннән 2023 елның 4 гыйнварына кадәр түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
1. Яңа елга ишегалдын бизәргә;
2. Бизәлгән ишегалдын фото һәм видеога төшереп, ВКонтактедагы шәхси аккаунтка урнаштырырга;
3. #аунасводвореТМ#татмедиа15 хэштегларын куярга;
4. Фотоларны редакциянең sheshminskaia-nov@tatmedia.com электрон почтасына җибәрергә.
 5-8 гыйнвар көннәрендә «Яңа Чишмә хәбәрләре» үз социаль челтәрләрендә һәм сайтында иң матур бизәлгән ишегалды өчен тавыш бирүне оештырачак.
9 гыйнварда район этабы җиңүчеләре билгеләнәчәк, алар исә республика этабына үтәчәк.
10-13 гыйнварда tatar-inform.ru һәм tatar-inform.tatar сайтларында республика тавыш бирү этабы башланып китәчәк.
14 гыйнварда тавышлар санын исәпләү була, җиңүчеләр «ТАТМЕДИА» АҖнең рәсми сайтында һәм «ТАТМЕДИА» АҖ нәшер иткән массакүләм мәгълүмат чараларында игълан ителәчәк. 
Җиңүчеләргә «ТАТМЕДИА» АҖ таррафыннан I, II һәм III дәрәҗә Дипломнар, шулай ук медиахолдинг символикасы төшерелгән истәлекле сувенирлар бүләк ителәчәк.
Барлык актив һәм иҗади кешеләрне республика Яңа ел конкурсында катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев