Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Халык игътибарына

Армиядә хезмәт иткән еллар стажга керә

2022 елның 4 ноябреннән «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 419-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.

Әлеге закон 400-ФЗ номерлы «Иминият пенсияләре турында»гы Федераль законның (28.12.2013 ел) 13 статьясына үзгәрешләр кертте, бу чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтү чоры иминият стажына кертелү белән бәйле.  Шулай итеп, хәрби хезмәт итү чоры иминият стажына кертелә, ә бу    армиядә хезмәт иткән ир-атларга һәм хатын-кызларга (алар 42 һәм 37 ел стаж туплаган очракта) картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокук бирә. Димәк, гражданинның кимендә 42 ел стажы булган очракта, ул пенсиягә билгеләнгән вакыттан 24 айга иртәрәк чыгарга мөмкин.

 Мәсәлән, 1961 елгы ир-атлар 2024 елда пенсиягә чыгарга хокуклы,  ә 42 ел стажы булган очракта һәм армиядә хезмәт итү чорын исәпкә алып, алар 2022 елда ук пенсиягә чыгуны рәсмиләштерә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев