Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Халык игътибарына

Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариат мобилизацион кешеләр резервын туплый

РФ Президенты Указы нигезендә Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариат РФ Кораллы Көчләренә мобилизацион кешеләр резервын туплый.

Резервта булу турында контракт төзергә теләгән гражданнар медкомиссия узарга һәм хәрби хезмәткә яраклы булырга тиеш.

Илнең Хәрби Армия Резервына кандидатларга карата таләпләр:

а) яше буенча: прапорщиклар, сержантлар, солдатлар – 42 яшькә кадәр, кече офицерлар – 52 яшькә кадәр, өлкән офицерлар – 57 яшькә кадәр булырга тиеш.

б) белем буенча –  ул төп гомуми белемнән (9 сыйныф) кимрәк булырга тиеш түгел.

Гражданин ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтәгән яки наркотиклар кулланган өчен адм.җаваплылыкка тартылган булса, кандидат булып санала алмый.

Оборона министрлыгы белән контракт төзегән запастагы солдатлар һәм офицерлар ай саен махсус дәресләргә (1-3 көн) барырга һәм ел саен 20-30 көнлек хәрби җыеннар узарга тиеш булачак. Резервта булган кешене теләсә кайсы вакытта: махсус яки куркыныч янаган чор игълан ителгәндә, зур өйрәнүләр вакытында, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда яки частьләрдә хәрби кадрларга кытлык булган очракта хезмәткә чакырырга мөмкиннәр. Дәүләт аларга айлык түләүләр һәм компенсацияләр гарантияли. Резервта булган өчен акчалата түләүләр (алдан) рядовойларга - 3 825 сум, сержантларга - 5 480 сум, офицерлар составына - 7 775 сумнан алып 10 070 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Хәрби җыеннар вакытында акчалата түләүләр (алдан): рядовойларга - 17 380 сум, сержантларга - 24 910 сум, офицерлар составына 35 340 сумнан 45 770 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Акчалата керем вазыйфа окладыннан, хәрби исем өчен түләүдән һәм район коэффициентыннан исәпләнәчәк.

Приписка составы җыенының дәвамлылыгы - 30 тәүлеккә кадәр, гражданнарны хәрби-учет белгечлекләре буенча әзерләү - 2 ай, «НЗ» мобилизацион складларына хезмәт күрсәтү буенча - 2 атнага кадәр, тикшерү җыеннары - 7 көннән алып 2 айга кадәр.

Резервка кертү өчен нинди документлар тапшырырга кирәклеге, резервчылар өчен нинди социаль гарантияләр каралганы һәм башка сораулар буенча тулы җавапларны түбәндәге адреслар буенча алырга мөмкин: Яңа Чишмә авылы, Совет ур., 82 йорт - хәрби-исәп өстәле (тел. 2-31-01) яки Чистай шәһәре, Чернышевский ур., 167 йорт (тел. 8 (84342) 5-60-30).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев