Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Халык игътибарына

«Яңа Чишмә хәбәрләре»нә языл һәм электр үтүге от

«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе традицион призлар уйнатуны гамәлдәге язылу кампаниясендә дә үткәрәчәк.

Барлыгы 20 приз уйнатылачак, төп приз даими иганәчебез - эшмәкәр Ринат Мухитовтан керамик аслы электр үтүге. Бүләкләр арасында шулай ук сәгатьләр, савыт-саба җыелмалары, хуҗалык товарлары һ.б. булачак.

Призлар уйнатуда катнашу өчен, 2023 елның 6 аена «Яңа Чишмә хәбәрләре» («Шешминская новь») газетасына язылырга кирәк (почта аша яки редакциябездә). Язылу абонементларының күчермәләрен «Акция» тамгасы белән редакциягә түбәндәге адрес буенча җибәрергә (Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 102 нче йорт), яки безнең электрон почтага түбәндәге адреслар буенча sheshminskaja-nov@tatmedia.com;  sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com; sheshminskaja-nov.buh@tatmedia.com юлларга кирәк.

Барлык хатлар 2023 елның 23 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк. Призлар уйнату 2023 елның 27 гыйнварына (җомга көнне) планлаштырылган. Акциядә район газетасына 2022 елның 1 сентябреннән 25 декабренә кадәр язылган кешеләр катнаша алачак.

Безнең белән калыгыз!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев