Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Халык игътибарына

Языл һәм кар чистарту машинасы, телевизор һәм башка призлар от

2023 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясен стимуллаштыру максатыннан «ТАТМЕДИА» АҖ абунәчеләр арасында конкурс үткәрә.

Конкурста катнашу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

- язылу кампаниясе чорында почтада, «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясендә яки Интернет аша (шул исәптән ТР Дәүләт хезмәтләре яки Россия Почтасы порталларында) бер газетага (бу «Яңа Чишмә хәбәрләре» дә булырга мөмкин) һәм «ТАТМЕДИА» АҖ тарафыннан бастырыла торган бер журналга язылып, моның өчен үзегезгә уңай булган ысул белән түләргә кирәк. Һәр басмага язылу вакыты 6 айдан да ким булмаска тиеш;

- язылу абонементларының күчермәсен яисә интернет аша язылуны һәм аның өчен түләү фактын раслаучы квитанцияне (анда абунәченең исем-фамилиясе, язылган басмалар исемлеге, язылу вакыты һәм аның өчен түләнгән сумма күрсәтелгән булырга тиеш) «Акция» тамгасы белән, абунәченең исем-фамилиясен һәм телефон номерын язып, почта аша 420066, Казан ш., Декабристлар ур., 2 йорт адресы буенча, яки әлеге документларның сканер аша чыгарылган копияләрен (шулай ук абунәченең исем-фамилиясен һәм телефон номерын күрсәтеп), podpiska@tatmedia.ru электрон адресына юлларга кирәк.

Барлык хатлар 2023 елның 21 гыйнварына кадәр кабул ителә.

«ТАТМЕДИА» АҖ басмаларының тулы исемлеге белән tatmedia.ru сайтында яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында танышырга мөмкин.

Призлар уйнату 2023 елның 9 февралендә булачак. Приз фонды - 215 мең сум. Төп приз - 50 мең сумлык кар чистарту машинасы, шулай ук телевизор, ике электр иттарткычы, вертикаль пылесос, электр гриль, икмәк пешерү җайланмасы, өч үтүк һәм өч томометр.

Хөрмәтле абунәчеләр! Барыгызны да акциядә катнашырга чакырабыз!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев