Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Халык игътибарына

Кешеләрнең урманнарда булуы чикләнгән

ТРның МК карары белән кайбер районнар территориясендә кешеләрнең урманнарда булуына һәм аларга транспорт белән керүгә чикләүләр кертелгән.

Чикләү вакыты - июль ахырына кадәр. Чикләүләр республиканың урман фондына, шул исәптән Аксубай урманчылыгына карата да билгеләнгән. Бу янгын куркынычсызлыгы максатларында эшләнгән.

Янгынга каршы режимны бозган өчен штраф санкцияләре каралган.

Эссе коры һавада теләсә нинди очкын янгынның сәбәбе булырга мөмкин һәм шул сәбәпле янгын куркынычсызлыгын төгәл үтәү мөһим.

-Барлык торак пунктларда да су салынган савытлар булдырырга, янгын сүндерү помпаларының төзеклеген тикшерергә кирәк, - дип билгеләп үтте атналык планеркада район башлыгы Вячеслав Козлов. - Янгын хезмәте янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча даими рейдлар үткәрергә, халык белән аңлату эшләре алып барырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев