Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Халык игътибарына

Әйдәгез, игелекле эш башкарыйк!

Мохтаҗлар дөньяда һәрвакыт булган, шөкер, аларга ярдәм итәргә һәм аларның күңелләрен күтәрергә әзер кешеләр дә аз түгел.

Тиздән «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы хезмәткәрләре Яңа Чишмәдәге интернат-йортта яшәүче әби-бабайлар янына барырга планлаштыра. Шуңа күрә без, редакция журналистлары, барлык Яңа Чишмә районы халкына интернат-йортта яшәүче ялгыз пенсионерларга бүләкләр җыюда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәбез. Әби – бабайлар өчен өстәл уеннары - шахмат яки шашка, кул эшләре өчен материаллар - җепләр, энәләр һ.б. менә дигән бүләк булыр иде. Бердәнбер чикләү - азык-төлек китерергә ярамый. Җыелган әйберләрне редакциягә - Ленин ур., 102 йорт адресы буенча алып килергә мөмкин. Белешмәләр өчен 2-24-32, 2-21-46 телефон номерлары буенча шалтырата аласыз. Редакция хезмәткәрләре үзләре дә интернат-йортта яшәүчеләр өчен бүләкләр әзерли. Акция 2 августка кадәр дәвам итәчәк. Ә без, һичшиксез, өлкәннәргә барлык бүләкләрне тапшырачакбыз һәм аларга районда нинди игелекле, ярдәмчел кешеләр яшәве турында сөйләячәкбез. Шулай ук картлар йорты җитәкчелеге һәм анда яшәүчеләр районыбызда интернатка кер юу машинасы бүләк итәргә әзер булган хәйрияче табылыр, дип өметләнә. Ул аларга бик тә кирәк. Моннан тыш, картлар йортында яшәүчеләрнең тагын бер хыялы бар икән - алар интернат территориясендә матур беседка пәйда булуын тели, анда алар буш вакытларын үткәрә, иҗат белән шөгыльләнә яки ял итә алыр иделәр. Әмма, кызганычка каршы, төзелеш материаллары сатып алып, аны төзер өчен мөмкинлекләр юк. Бәлки, безнең районда яшәүчеләр арасында төзелеш белән шөгыльләнүчеләр яки әлеге өлкәдә ялланып эшләүчеләр бардыр? Һәм дә аларда пенсионерларга ярдәм итү һәм алар өчен беседка төзү теләге туар? Әйдәгез, өлкән яшьтәге кешеләргә аларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итик, чөнки хәйриячелек һәрвакыт иң изге гамәлләрнең берсе булып саналды һәм саналачак.  Яхшылык эшлик һәм ул безгә, һичшиксез, кире әйләнеп кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X