Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәтер-хатирә

40 ел элек без ниләр турында яздык

Яңа Чишмә районында мәдәният һәм мәгърифәт хезмәткәрләренең беренче слеты узды, район үзәгендәге «Ивушка» кафесында хезмәт күрсәтү, майлы мәк үстерүнең отышлылыгы — без бу хакта 40 ел элек яздык.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 10 апрель 

Мәдәният-агарту хезмәткәрләренең беренче слетына барлык клуб хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чакырылган. Мәдәни-массакүләм эшне ничек яхшыртырга? Бу хакта мәдәният бүлеге мөдире Нина Муханова сөйләде, ВЛКСМ район комитетының икенче секретаре Валентина Ислямова, үзәк китапханә директоры Мария Козлова, халык театры режиссеры Галина Макарова һәм КПСС РКның пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире Юрий Измайловлар чыгыш ясады. Соңыннан слетта катнашучылар хөрмәтенә зур концерт була.

«Сезне ничек хезмәт күрсәтәләр» дигән рубрикада район үзәгендәге «Ивушка» кафесында сыйфатсыз ризык һәм начар хезмәт күрсәтү турында материал басылып чыга. Хезмәт күрсәтү, антисанитария, ризыкның сыйфаты турында дистәләгән шикаятьләр бар һәм боларның барысы да гадел булуын санэпидстанция һәм Халык контроле хезмәткәрләренең комплекслы тикшерүе күрсәтә. «Чистартылмаган савыт — саба, иске икмәк, тәмсез котлетлар, ябышкан дөге, артык изелгән токмач» — дип язалар кафеда булучылар. Җәмәгать туклану объектында кадрлар, суыткычлар җитмәү сәбәбен һәм якын арада барысы да төзәтеләчәк дип, гафу үтенгәннәр. Мондый хәл шулай ук Ленино авылының «Чишмә» кафесында да ачыкланган.
Газетаның шул ук санында Архангел мәктәбе завучы Лидия Забелина үзенең остазлары — укытучылары Волчья Бистәсеннән Анна Лазаревага һәм Архангел Бистәсеннән Анна Бронникова һәм Анна Кисловаларга рәхмәт белдерә.

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 12 апрель 

21 апрельдә — «кызыл шимбә» көнендә, КМС заводы хезмәткәрләре өч тонна май һәм 3,5 тонна коры майсызландырылган сөт җитештерү бурычын ала.
«Советская Татария» газетасы исемендәге колхоз рәисе Дилшат Әшрапов язгы кыр эшләренә әзерлек турында хәбәр итә. "Колхозның өч бригадасы да коллектив подрядка күчерелде, аларны И. Фәттахов, П. Феоктистов һәм М. Карташов җитәкли. 1 гектарга 50 кг исәбеннән минераль ашламалар тупланган«,- дип яза хуҗалык җитәкчесе. 

«Яңа Чишмә хәбәрләре» 1984 ел, 14 апрель 

Чистайның «Союзлекраспром» конторасы директоры Анатолий Спиридонов үзенең мәкаләсендә майлы мәк үстерүнең отышлылыгы һәм рентабельлелеге турында яза (сүз уңаенда, ул елларда аны районның күп кенә хуҗалыклары үстерде. Азат Мусин искәрмәсе). «Мәк орлыгында 50 % кыйммәтле май, 20 %тан артык аксым бар, мәк кабыгыннан 45 төрдән артык алколоидлар алына. Шуңа күрә бу культураның роле һәм әһәмияте бик зур. 1 тонна орлык өчен бәя 1400 сумга җитә, ә кабыгы — 850 сумга! (Бу 1984 елда, ВАЗ-2101нең бәясе 5 мең сум торган вакытта. Азат Мусин искәрмәсе). Быел мәк район буенча 1100 гектарда үстереләчәк һәм 360 тонна мәк кабыгы, шул ук күләмдә орлык җыярга кирәк булачак. Бу барлык хуҗалыкларда да, катгый эшкәртү технологиясен үтәгәндә, булдыра ала торган эш», — дип яза автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев