Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәтер-хатирә

Акбүредә сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар

Ел саен 30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Бу — илебез тарихындагы фаҗигале елларда яшәгән кешеләрне һәм вакыйгаларны искә алу көне. 28 томлык сәяси репрессия корбаннарының Хәтер Китабында 54727 репрессияләнгән кешеләрнең исемнәре бар, алардан мәңгегә «Халык дошманы» тамгасы бетерелгән.

Төрмәләрдә, лагерьларда, сөргеннәрдә, авыр шартларда да бу кешеләр үзләренең иң яхшы сыйфатларын, кешеләргә ышануларын һәм Ватанга мәхәббәтләрен саклап кала алганнар.
Бүгенге буынның бурычы — һәр очрак, һәр кеше турында хәтерне саклап калу һәм аны балаларга, оныкларга тапшыру, илебез тарихын ялган фактлар белән тулыландыруга юл куймау.

Сәяси репрессия корбаннары истәлегенә багышланган тематик чара 30 октябрьдә Акбүре музеенда узды. Ул тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән һәм яшь буын вәкилләрен Россиянең үткәннәреннән дөрес нәтиҗәләр ясарга өйрәтә.

Залда узган гасырның 30-40 елларында репрессияләнгән акбүрелеләрнең туганнары, балалары һәм оныклары җыелган иде. Авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов бу аяусыз еллар нинди кайгы-хәсрәтләр китерүе хакында сөйләде. Аның да әтисе һәм бабасы репрессиягә эләгә.

Музей директоры Вәсил Вәлиуллин 1930-1952 елларда репрессияләнгән авылдашларының исемлеген игълан итте. Исемлектә 56 кеше (ул әле тулы түгел). Ике тапкыр хөкем ителгәннәр дә булган.

Шараповлар һәм Сөниевлар гаиләләре раскулачить ителә һәм аларны Магнитогорск шәһәренә төзелешкә җибәрәләр. Алар турында репрессияләнүченең кызы Рәшидә Харисова сөйләде.

Педагогик хезмәт ветераны Гөлфирә Закированың әтисе Зирекледә склад мөдире булып эшләгән. Уйлап чыгарылган сүзләр белән авыл власте аны кулга ала һәм сөргенгә җибәрә, анда ул йөрәк өянәгеннән вафат була.

Волчья Бистәсе мәктәбе укытучысы Гөлзидә Җәләлетдинова бер уч ашлык өчен кулга алынган һәм төрмәгә җибәрелгән туганы Нәгыймә Сабированың язмышы турында сөйләде.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Хафиз Хатыйп улы Якуповның язмышы да гыйбрәтле. Ул батырларча сугышкан, минометчы булган, хәрби хезмәтләре өчен медаль белән бүләкләнгән һәм авыр яраланганнан соң демобилизацияләнгән. Туган авылында колхозда агроном булып эшли башлый. Икмәк җитмәү сәбәпле, аны 1943 елда кулга алалар һәм хөкем итәләр. Ләкин башка кеше гаепле булып чыга, апасы тырышлыгы белән ул аклана. Кайткач ул туган авылында баш агроном булып эшли. Аның турында кызы Әлфия Мусина сөйләде.

Үз әтисе турында Яр Чаллыдан кайткан Шаҗәрә Нургатина сөйләде. Аның әтисе Әхмәтҗан Сафиуллин 1941 елда әсирлеккә эләгә, 1942 елда «Идел-Урал» легионына керә һәм америкалылар тарафыннан азат ителә. Туган илендә аны 25 елга лагерьларга хөкем итәләр, шуның 9 елга якынын утыра һәм И. Сталин үлгәч, амнистиягә эләгә. Аның бөтен милке конфискацияләнә. Шаҗәрә Нургатина музейга «Идел-Урал» Легионы" китабын бүләк итә һәм үзенең шигырьләрен укый.

Тәслимә Җәббарова каенанасы Саҗидә апаның ачы язмышы турында бик дулкынландыргыч итеп сөйләде, ул да гаепсез хөкем ителгән һәм берничә ел гомере лагерьларда үткән.
Чара гаепсез репрессияләнгән авылдашлар истәлегенә Коръән сүрәләре уку белән тәмамланды. Сүрәне авылның аксакалы Харис Рамазанов укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев