Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәтер-хатирә

«Исемең синең билгесез, батырлыгың - мәңгелек!»

Туган якны өйрәнү музеенда Билгесез солдат көненә багышланган чара булып узган.

Сугышта һәлак булган Ватан саклаучыларны искә алу өчен музейга Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы укучылары килгән.

Билгесез солдат көне 2014 елдан бирле билгеләп үтелә, ул фронтка китеп һәлак булганнарның, хәбәрсез югалганнарның һәркайсына, Ватаныбызны саклаган һәр солдатка рәхмәт һәм хәтер билгесе. Бәйрәмнең датасы - 3 декабрь. Нәкъ менә шул көнне 1966 елда, Мәскәү астында немец гаскәрләрен тар-мар итүгә 25 ел тулу уңаеннан, Билгесез солдат җәсәде тантаналы рәвештә Мәскәү Кремле диварлары буендагы Александр бакчасына кайтарып җирләнгән.

Бүгенгесе көндә әлеге мемориал хәбәрсез югалган солдатларның туганнары өчен символик гыйбадәт урыны булып тора.

Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музеенда бу көнне «Исемең синең билгесез, батырлыгың - мәңгелек!» дигән чара булып узган.

Сугыш кырларыннан кайтмаган Россия һәм совет сугышчыларын искә алырга Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы укучылары килгән.

Балалар Бөек Ватан сугышында җиңү нинди зур корбаннар, фаҗигаләр, югалтулар бәрабәренә яулап алынганын, күпме кеше гомерен алып китүен белгәннәр. Без Җиңү яулап алган бөек буынның лаеклы дәвамчылары булырга һәм геройларыбыз турында якты истәлекне балаларыбыз һәм оныкларыбызга тапшырырга тиеш. Чара ахырында катнашучылар һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев