Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәтер-хатирә

Зирекле музеенда Хәтер кичәсе

Зирекле музее хезмәткәрләре сәяси репрессия корбаннары истәлегенә чара үткәргәннәр һәм «Онытылырга тиеш түгел...» дигән күргәзмә оештырганнар.

Күргәзмәдә «Хәтер» китаплары тәкъдим ителгән, аларда Бөек Ватан сугышында һәлак булучы, атып үтерелүче, төрмәләрдә үлүче Татарстан кешеләренең исемлеге бастырылган, шулай ук РСФСР Җинаять кодексының 58 ст. буенча гаепләү белдерелгән кешеләр турында да мәгълүматлар китерелгән. Чарада сәяси җинаятьтә гаепләнгән һәм 1938 елның 21 гыйнварында Чистай шәһәрендә атып үтерелгән Кадыйров Минзакир Кадыйр улының (туган елы — 1895) оныгы Салисә Исхакова-Кадыйрова чыгыш ясаган. Салисә Камил кызы чарада катнашучыларга илебез тарихының фаҗигале «битләре», меңләгән кешенең нигезсез рәвештә репрессияләргә дучар ителүе, алар тарафыннан кылынмаган җинаятьләрдә гаепләнүләре төзәтү-хезмәт лагерьларына, махсус яшәү урыннарына җибәрелүләре, күпләрнең юк ителүләре хакында сөйләгән. Безнең илдә бу коточкыч фаҗига күп гаиләләргә кагылган һәм без бүген дә вакытсыз һәлак булганнарның рухлары өчен дога кылабыз. Аларны искә төшереп, без, мондый хәлнең кабатланмаска тиешлегенә тагын бер кат инанабыз.

«Барысын да исемләп әйтергә теләр идек...»

2000 елдан башлап, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар турында «Хәтер» китапларын бастырып чыгару тәмамланганнан соң, хәзерге вакытта инде акланган сәяси репрессия корбаннары турында Хәтер Китабының 18 томы чыгарылганын белмәүчеләр дә бардыр. Илебездә андый кешеләр саны берничә миллионга җиткән. 

Әлеге басманың эшче төркем җитәкчесе М. Черепанов язганча, республика архивлары мәгълүматлары буенча, ТАССРда гына да сәяси сәбәпләр буенча 50 меңнән артык кеше кулга алынган. Шуларның һәр бишенчесе атып үтерелгән яки төрмәдә үлгән. Алар җирдәге «иң гадел җәмгыятьне» төзү процессының корбаннары. Шушы кешеләр турында бик тиз онытырга без хаклымы? (12 нче том).

ннан соң, мин җыелма таблица төзедем,-ди ул. −1918-1954 елларда сәяси җинаятьләрдә гаепләнеп кулга алынган һәм хөкем ителгән татарстанлылар барлыгы 50537 кеше, шуларның 5678е атып үтерелгән, 5212 кеше төрмәдә үлгән. Алар арасында дүрт Зирекле кешесе бар: Биктимиров Хәбибулла (1888 елда туган), Кадыйров Минзакир 

(1895 елгы), Фәттахов Нәбиулла (1880 елгы). Аларны „дини төркем әгъзалары“ дип атап өчесен дә Чистай шәһәрендә бер көнне — 1938 елның 21 гыйнварында атып үтергәннәр. Дүртенчесе — Рәхимов Мияссар (1873 елда туган) ачлык турында провокацион имеш — мимешләр сөйләү, Совет хакимияте адресына яла ягу өчен хөкем ителгән һәм икенче көнне — 22 гыйнварда атып үтерелгән. Алар барысы да акланган». 

Әлеге кешеләрнең балалары бүгенгесе көндә исән-сау, тормышта чын кешеләр була алганнар. Хәбибулла бабайның улы Солтан 50 елдан артык алдынгы комбайнчы булып хезмәт куйган, «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» исеменә лаек булган, Президентыбыз аңа трактор бүләк иткән. Минзакир бабайның улы Зәбир РСФСР һәм ТАССРның атказанган мелиораторы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Зирекле музее хезмәткәрләре сәяси репрессия корбаннары истәлегенә чара үткәргәннәр һәм «Онытылырга тиеш түгел...» дигән күргәзмә оештырганнар.

Зирекле музее хезмәткәрләре сәяси репрессия корбаннары истәлегенә чара үткәргәннәр һәм «Онытылырга тиеш түгел...» дигән күргәзмә оештырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев