Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алексей Мордвинов:“Җинаятьләрне ачу – безнең төп бурыч“

    "Яңа Чишмә" полициясе бүлекчәсе начальнигы Алексей Мордвинов белән без хокук тәртибе торышы һәм җинаятьчелек белән көрәш нәтиҗәләре турында сөйләштек. -Алексей Михайлович, гомумән, район буенча оператив торыш ничегрәк? -Анализ күрсәткәнчә, Яңа Чишмә районында отчет чоры дәвамында оператив торыш контрольдә торды. Теркәлгән җинаятьләрнең тулаем саны 138 тәшкил итте, бу үткән ел дәрәҗәсеннән...

    "Яңа Чишмә" полициясе бүлекчәсе начальнигы Алексей Мордвинов белән без хокук тәртибе торышы һәм җинаятьчелек белән көрәш нәтиҗәләре турында сөйләштек.

    -Алексей Михайлович, гомумән, район буенча оператив торыш ничегрәк?
    -Анализ күрсәткәнчә, Яңа Чишмә районында отчет чоры дәвамында оператив торыш контрольдә торды. Теркәлгән җинаятьләрнең тулаем саны 138 тәшкил итте, бу үткән ел дәрәҗәсеннән 11,3%ка күбрәк (узган елда - 124). Отчет чорында җинаятьләрнең үсеш тенденциясе криминоген торышның төп үзенчәлеге булып торды, шәхесләргә карата 6,9%ка (29дан алып 31гә чаклы), милеккә карата 13,3%ка (75 тән алып 85кә чаклы).
    Җинаятьчелекнең тулаем структурасында складлардан, базалардан, кибетләрдән һәм башка сәүдә нокталарыннан урлашулар 50%ка (2 тапкырга) - 2 дән 1 гә чаклы, талаулар - 100%ка - 1 дән 0 гә чаклы, көчләүләр - 100%ка - 1 дән 0 гә чаклы, сәламәтлеккә аңлы рәвештә каты зыян салу - 50%ка (2 тапкырга) - 2 дән 1 гә чаклы, фатир басулар - 100%ка - 1 дән 0 гә чаклы, АМТга законсыз ия булу очраклары - 33,3%ка - 3 тән 2 гә чаклы һәм милекне аңлы рәвештә юк итү яки ут төртү юлы белән зыян салу очраклары - 66,7%ка (3 тапкырга) - 3тән 1 гә чаклы кимүне билгеләп үтәргә кирәк.
    Шул ук вакытта теркәлгән үтерүләр саны 50%ка (2 дән 3 кә чаклы), урлашулар - 21,3%ка (61 дән 74 кә чаклы) арткан. Фатирлардан урлашулар саны (5 җинаять) үткән ел дәрәҗәсендә калды, яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелек кимеде (5 тән 3 кә кадәр), балигъ булмаган 7 бала һәм 13 гаилә ПДН-да исәптә тора.
    Җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча кабул ителгән чараларга карамастан, криминоген торышны тамырдан яхшырту барып чыкмады. Һәр дүртенче җинаятьне кылуда гаеплеләр ачыкланмады. 37 җинаять ачыкланмый калды, шуның берсе каты җинаятьләр категориясенә керә (бу Әдәмсәдә Зөбәеров өеннән ресивер урлау). Ачыкланмаганнар исәбендә - 32 урлашу.
    Җинаятьләрне ачыклау буенча полиция бүлекчәсе эшенең нәтиҗәлелеген арттыру - безнең төп бурыч.
    -Наркомания, наркобәйлелек белән көрәш буенча хәлләр торышы ничегрәк?
    -Наркотиклар куллану һәм аларның законсыз әйләнеше белән бәйле криминоген хәлләр Рәсәй ЭЭМ-ның "Чирмешән" муниципальара бүлек хезмәт күрсәткән территориядә берничә ел дәвамында тотрыклы төстә түбән булып кала. Наркотик матдәләргә бәйлелек синдромы белән Яңа Чишмә РҮХ-дә - 11 кеше, наркотик матдәләр кулланучы 5 кеше исәптә тора (чынлыкта исә мондый кешеләр шактый күп). Әмма узган чорда без наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча үз көчебездән тулысынча файдалана алмадык. Наркотиклар сатуның бер генә очрагы да ачыкланмады. Наркотикларны законсыз булдыру белән бәйле нибары 3 җинаять кенә ачыкланды, барлыгы 22 грамм наркотик алынды. Наркотик кулланган халәттә кылынган җинаятьләрне тикшерү узган ел дәрәҗәсендә калды. Әлеге юнәлештә күрсәткечләрне яхшырту максатында медицинада кулланылмаучы наркотик матдәләрне кулланучы шәхесләрне ачыклау һәм РҮХ-гә исәпкә кую буенча максатчан эш оештырырга кирәк. Полиция бүлекчәсе подразделениеләре, шул исәптә ФСКН белән дә үзара эш итеп наркотик матдәләрне законсыз саклау һәм ташу очракларын ачыклау максатында автомашиналарны карауны оештыру буенча рейдлар үткәрергә.
    -Икътисадый җинаятьләрне ачыклау эше ничегрәк?
    -Эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып икътисадый куркынычсызлыкны тәэмин итү, шулай ук коррупция белән көрәш системасын камилләштерү тора.
    Отчет чорында икътисад өлкәсендә 10 җинаять ачыкланды (үткән елда - 6), чагыштырма авырлыгы 7,2% тәшкил итте, барлык җинаятьләр дә җинаятьләр категориясенә керә, аларга карата алдан тикшерү эшләре алып бару мәҗбүри. Алдан тикшерү үткәрү кирәк булмаган җинаятьләр ачыкланмады, үткән ел дәрәҗәсендә. Икътисад өлкәсендә җинаятьләрне ачу 100% тәшкил итте. Хезмәт итүчеләр составы алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен даими контрольдә тотарга тырыша. Профилактик эш алып барыла, шулай да бүгенгесе көндә шул өлкәдә өч җинаять ачыкланды. 8 административ хокук бозу очрагы ачыкланып, законсыз алкоголь саткан өчен 17000 сум күләмендә штраф салынды.
    Законсыз әйләнештән 628 литр алкогольле продукция алынды.
    Җәмәгать тәртибен саклау буенча бүлекчәләр ничек эшли?
    -2014 ел йомгаклары буенча безнең бүлекчә хезмәт күрсәтә торган территориядә ПООП компетенциясендә 76 җинаять теркәлгән (узган елда - 64), җинаятьләр 18,8%ка арткан. Шул ук вакытта безнең бүлекчәләр тарафыннан ачылган җинаятьләр санының кимүен дә билгеләп үтү мөһим, ул 56 дан 47 гә калды, ягъни узган елның шул чоры белән чагыштырганда 161,1%ка кимеде.
    Ел дәвамында хезмәтләр тарафыннан Яңа Чишмә районында үткәрелә торган барлык мәдәни-массакүләм чараларда җәмәгать тәртибен саклау оештырылды. Җәмәгать тәртибен саклау буенча хезмәт эшендә уңай момент буларак шуны билгеләп үтәсе килә, урамнарда һәм җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр кимеде. Шул ук вакытта әлеге категория җинаятьләрне ачу түбән дәрәҗәдә һәм нибары 53,8% кына тәшкил итте.
    -Алексей Михайлович, участок уполномоченныйлары хезмәтенең эше турында да әйтеп үтегез әле.
    -Полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан 2014 елда барлыгы 32 җинаять ачыкланды. Криминоген хәлләрне анализлау шуны күрсәтә: полиция бүлекчәсендә исәптә торучылар белән, авыр һәм үтә дә авыр җинаятьләрне булдырмау (ачыклау) юлы белән профилактик чаралар үткәрү нәтиҗәсендә кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә кул сузу очракларының артуы теркәлде. Әйтик, 2014 елда мондый җинаятьләр 9,5%ка (21 дән 23) артты, бу арту үтерү белән янау һәм кыйнау очракларын ачыклау белән билгеләнде, алар 25%ка артып, 15 тән 17 гә җитте.
    Шул ук вакытта үтерүләр саны да артты, 2013 елда 2 булса, 2014 елда 3 очрак булды.
    Кыйнау һәм җиңелчә сәламәтлеккә зыян китерү очраклары нигездә гаиләләрдә чыккан көнкүреш низагларында кылына, еш кына зыян күрүчеләр андыйларны җаваплылыкка тарттырырга теләмиләр. Җәзасыз калу, үз чиратында, җинаятьләрнең кабатлануына китерә һәм еш кына гаилә-көнкүреш низаглары авыр җинаятьләргә этәрә. Участковыйларга җәмәгать оешмалары, җирле үзидарә органнары белән берлектә өйдәге хулиганнар, җәнҗал чыгаручыларны ачыклау һәм алар белән индивидуаль-профилактик эш алып баруны, уңышсыз гаиләләрне ачыклау һәм аларга карата административ һәм җинаять-хокукый чаралар кабул итүне дәвам итәргә кирәк. Шулай ук элек хөкем ителгән кешеләр арасында профилактик эшне активлаштырырга кирәк.
    -ЮХИДИ хезмәте турында берничә сүз.
    - 2014 ел нәтиҗәләре буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәт күрсәтә торган территориядә 4 җинаять (2013 - 7) ачылды. ЮХИДИ эшчәнлегенең бәясен төшерүче факторларның берсе - ЮТҺ-дә үлүчеләр санының артуы. Аварияләрне киметүгә (16%ка) ирешелсә дә (24 тән 20 гә), 5 кеше һәлак булган, бу 2013 елдагыдан 66,7%ка күбрәк, 26 кеше имгәнгән (2013 елда - 36).
    Аварияләргә һәрдаим анализ ясап тору, күп ЮТҺ була торган җирләргә ЮПХ постларын кую, ЮХК бозучыларны ачыклау аварияләрне һәм ЮТҺ-нең авырлыгын киметү буенча эшчәнлекнең төп юнәлеше булып тора.
    Әңгәмәне Азат МУСИН алып барды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: