Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Алты сабый туган

Ел башыннан бирле районда 7 гаилә ишәйгән.

Яңа Чишмәдәге балалар тудыру йортында 4 бала дөньяга аваз салган: 2 кыз һәм 2 малай туган, авырлыклары -2 кг 400 грамм - 3 кг 500 гр. Икесе үз гаиләсендә - беренче, икесе - өченче бала икән.
Күрше шәһәрләрнең бала тудыру йортында тагын 3 бала дөньяга килгән. Малайлар гаиләдә - беренче, күптән көтелгән кыз бала гаиләсендә - икенче. Яңа елда ишәйгән бәхетле гаиләләр Андреевка, Черемухово һәм Яңа Чишмә авылларында яшиләр. Тик әле бар да бәбиләрен ЗАГС бүлегендә теркәргә өлгермәгән, шулай да без быел аларга нинди исем бирүләрен ачыкларга тырыштык. Алар: Андрей, Артем, Арина, Ксения, Диләрә, Михаил, Тимур атлы.
4 гыйнварда Юрий һәм Антонина Шешолиннар ("Архангельская краса" ансамблендә катнашучылар) гаиләсендә беренче кызлары туган.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев