Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Аны һәркем көтеп ала

    Ра­йон­да поч­та элем­тә­се элем­тә­нең киң та­рал­ган тар­мак­ла­ры­ның бер­се бу­лып то­ра. Авыл хал­кы ара­сын­да поч­таль­он үз өй­лә­рен­дә кө­теп ал­ган ке­ше­ләр­нең бер­се. 30 ел­лык ста­жы бул­ган (ра­йон ое­шу­га да - 30 ел!) Ири­на Ко­ки­на бу ел­лар күз ачып йом­ган­чы уз­ды да кит­те, шу­лай да як­ты ха­ти­рә­ләр­гә бай бул­ды, ди.

    Яңа Чиш­мә поч­та бү­лек­чә­се­нә эш­кә кил­гән­дә Ири­на­га 19 яшь бу­ла, үзе сай­ла­ган һө­нә­ре­нә бе­рен­че көн­нән үк кү­ңе­ле ят­мый, төп сә­бә­бе - юл­сыз­лык, йорт са­ен, урам ту­лы усал эт­ләр бу­лу­да. Аңа ур­на­шу тәр­ти­бе бу­ен­ча кат­лау­лы­рак учас­ток (тык­рык­лар, ау­лак, ка­раң­гы поч­мак­лар) элә­гә. Өй­ләр­дә йорт са­ны да бө­те­не­сен­дә дә язып элен­мә­гән бу­ла, әле яңа эш­ли баш­ла­ган кыз ба­ла ке­ше­ләр­не дә та­нып, бе­леп бе­тер­ми. Ай­лар, ел­лар узу бе­лән Ири­на кем­нең кая яшә­гә­нен, хәт­та кем­нән хат кө­тү­ен дә бик ях­шы бе­лә.

    - Элек һәр йорт­ка кем­нән дә бул­са хат ки­лә иде, биг­рәк тә ар­мия хез­мә­тен­дә­ге егет­ләр­нең әни­лә­ре һәм сөй­гән кыз­ла­ры без­нең ки­лү­не тү­зем­сез­лек бе­лән кө­тә иде­ләр. Хә­зер поч­та әр­җә­лә­рен­дә кон­верт кү­реп, рес­пон­дент­лар әл­лә ни сө­ен­ми: бу, ни­гез­дә, шт­раф һәм са­лым­нар ту­рын­да­гы хә­бәр­ләр бу­лу­ын бе­лә­ләр, - дип сөй­ли Ири­на Пет­ров­на.

    Ири­на хә­зер дә шул ук учас­ток­ка хез­мәт күр­сә­тә, әм­ма ул ин­де бик нык үз­гәр­гән: урам­да ча­бып йөр­гән са­бый­лар - үсеп буй җит­кән­нәр, зур­рак яшь­тә­ге­лә­ре - карт-кар­чык­ка әй­лән­гән, шу­шы ел­лар эчен­дә яңа йорт­лар тө­зел­гән, оеш­ма­лар үз ишек­лә­рен ач­кан. Әл­бәт­тә, эш арт­кан, аның ка­ра­вы хә­зер юл­лар ях­шы, бар җир­дә дә ас­фальт тү­шәл­гән, сук­бай эт­ләр­гә кар­шы да ча­ра­лар кү­ре­лә, йорт­лар са­ны языл­ган таб­лич­ка­лар элен­гән, поч­та­ның яңа би­на­сы тө­зел­гән. Хә­зер­ге­се ва­кыт­та Ири­на Ко­ки­на­га һәр көн­не 44 оеш­ма һәм шәх­си сек­тор­да­гы 300 йорт­та йө­реп чы­гар­га ки­рәк. Һәр җир­дә дә поч­та әр­җә­се бул­мау сә­бәп­ле, га­зе­та­лар­ны кап­ка­лар­да­гы ярык­лар­га ты­гып кал­ды­рыр­га да ту­ры ки­лә.

    Эш­тә аны кем дә бул­са бер ге­нә көн­гә бул­са да ал­маш­тыр­ган­да - мо­ны ба­ры­сы да си­зеп ала, чөн­ки га­зе­та-жур­нал­лар кү­не­гел­гән урын­да бул­мый, ди­мәк "чит" поч­таль­он бул­ган. Үз учас­то­гын­да­гы ке­ше­ләр аңа ия­ләш­кән ин­де, ул да алар­ны якын итә. Мә­сә­лән, пен­сия ки­тер­гән­дә өй­дә бул­ма­са, ху­җа­ның кая бу­лыр­га мөм­кин­ле­ген дә бе­лә ул хәт­та. Пен­си­о­нер­лар аны кө­теп ала, аны "без­нең аша­ту­чы­быз" ди­ләр, җы­лы­нып чы­гар­га, чәй­гә ча­кы­ра­лар. Әм­ма Ири­на­ның һәр йорт­ка тук­та­лыр­га ва­кы­ты юк, аны баш­ка­лар да тү­зем­сез­лек бе­лән кө­тү­лә­рен ул бик ях­шы бе­лә. Кыс­ка­сы, Ири­на баш-ая­гы бе­лән чум­ган ин­де күп­тән яра­тып өл­гер­гән эше­нә. Шу­лай бул­ма­са, авыр сум­ка кү­тә­реп көн са­ен 30 ел бер урам­нан икен­че урам­га йө­ри ал­мас, күп­тән җи­ңел­рәк эш тап­кан бу­лыр иде. Юк шул, үзе бе­лән көн са­ен яңа­лык­лар, шат­лык-кай­гы­лар­ны ур­так­лаш­кан, аңа ия­ләш­кән ке­ше­ләр­не кал­ды­рып ки­тә ал­мый ул, дө­рес­рә­ге, те­лә­ми дә.

    Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: