Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Артык түләнгән пенсияне кайтарырга туры киләчәк

    Мине, 2 төркем инвалидны, караганга оныгым эшләмәде һәм караган өчен компенсация алды. Берничә ай элек ул эшкә урнашты, шулай да мине каравын дәвам итә. Бу айлар өчен дә ул гадәттәгечә компенсация алды. Тик оныгыма хәзер эшләгән чорда алган компенсация акчасын кире кайтарырга туры киләчәк, дигәннәр. Бу дөресме? С.К. Сорауга РПФ-ның...

    Мине, 2 төркем инвалидны, караганга оныгым эшләмәде һәм караган өчен компенсация алды. Берничә ай элек ул эшкә урнашты, шулай да мине каравын дәвам итә. Бу айлар өчен дә ул гадәттәгечә компенсация алды. Тик оныгыма хәзер эшләгән чорда алган компенсация акчасын кире кайтарырга туры киләчәк, дигәннәр. Бу дөресме? С.К.
    Сорауга РПФ-ның Яңа Чишмә бүлеге начальнигы Ольга ПОПКОВА җавап бирә.
    Законсыз алынган акчаны кире кайтару проблемасы - пенсия, социаль түләүләр алучылар һәм Пенсия фонды арасындагы мөнәсәбәтләрдә иң четерекле мизгелләрнең берседер. Закон нигезендә пенсионерларның һәм башка төр түләүләр алучыларның күпчелеге, шул исәптән эшләүче пенсионерлар да бернинди чикләүләрсез пенсия алуга хокуклы.
    Әмма шундый категориягә керүчеләр дә бар, түләү гражданин эшләмәгән очракта гына ясала.
    Андыйларга:
    -туендыручысын югалту буенча пенсия алучылар, бу 14 яшькә чаклы балаларын караган өчен билгеләнә;
    -хезмәткә яраксыз пенсия алучыларны караучы һәм моның өчен компенсация түләүләре (1200 сум) алучы хезмәткә яраклы эшләмәүче гражданнар;
    -картлык буенча социаль пенсия алучылар;
    -Мәшгульлек үзәге тәкъдим итүе белән билгеләнгән пенсия алучылар;
    -әти-әниләре, ир яки хатын иждивениесендә булган һәм база өлеше арттырылган пенсия алучы иждевенецлар керә.
    Югарыда аталган пенсия алучылар язмача йөкләмә алалар. Шушы документ нигезендә, сәбәпләр чыккан очракта, алар шушы түләүләргә хокукларын югалталар һәм бу хакта кичекмәстән РПФ-ның Яңа Чишмә районындагы бүлегенә хәбәр итәргә тиеш булалар. Тик кайчагында кешеләр бу таләпне санга сукмыйлар, чөнки матди ярдәм алу өчен дәүләттән нигез (сәбәп) юк, ә алар элеккегечә акча алуларын дәвам итәләр. Әлбәттә, хакыйкать беленгәч, артык түләнгән акчаны кире кайтару мәсьәләсе килеп баса.
    Шунлыктан, әгәр сез кемне дә булса караган өчен түләү аласыз икән, эшкә чыккан очракта бу хакта Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк. Шушы компенсацияне рәсмиләштерү шарты буенча, караучы шәхес хезмәт эшчәнлеге алып бармаска тиеш.
    Бу очракта, инвалид караучы эшкә яраклы эшләмәүче гражданин эшкә урнашкан, ул бу хакта Пенсия фонды идарәсенә тиешле гариза язып хәбәр итәргә тиеш иде. Ул очракта 1200 сум күләмендә бирелүче компенсация туктатылган булыр иде.
    Үзгәрешләр хакында барысы да хәбәр итми шул. Нәтиҗәдә пенсияләр һәм башка түләүләр артык түләнә, закон буенча алар мәҗбүри рәвештә кире кайтарылырга тиеш. Эш шунда ки, шундый артык түләүләрдән дә шактый ук күләмдә акча җыела. Пенсияләр һәм башка түләүләр алганда артык түләүләрне үзгәрешләр турында вакытында хәбәр итмәүчеләр кире кайтара. Артык түләүләр ирекле рәвештә Россия Пенсия фонды бүлеге счетына күчерү юлы белән белдерү кәгазендә күрсәтелгән реквизитлар буенча кайтарыла ала. Шулай булмаганда, гражданнарның пенсия хокукларын тормышка ашыру буенча комиссия карары нигезендә артык түләнгән акча 20% күләмендә (караган өчен компенсациядән тыш) пенсиядән тотып калына. Пенсия булмаган очракта (аннан тотып калынасы), законсыз алынган акча суд аша кире кайтарыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: