Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авыл проблемаларын хәл итеп була

    24 декабрьдә Зирекле АҖ территориясендә авыл җирлекләре башлыклары узып баручы елга йомгак ясадылар, үзара салым буенча җыелган акчаларны куллану турында гәпләштеләр. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Агымдагы елда алты АҖ-дә авыл җирлекләренең проблемалы мәсьәләләрен хәл итү өчен үзара салым җыю буенча референдум үткәрелде (анда суүткәргеч, юллар, урамнарны яктырту һ.б....

    24 декабрьдә Зирекле АҖ территориясендә авыл җирлекләре башлыклары узып баручы елга йомгак ясадылар, үзара салым буенча җыелган акчаларны куллану турында гәпләштеләр. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
    Агымдагы елда алты АҖ-дә авыл җирлекләренең проблемалы мәсьәләләрен хәл итү өчен үзара салым җыю буенча референдум үткәрелде (анда суүткәргеч, юллар, урамнарны яктырту һ.б. мәсьәләләр күтәрелде).
    Алты АҖ-дә җыелган 801,2 мең сум салым акчасына республикабыз хөкүмәте тагын 2,4 млн.сум акча бүлеп бирде, ягъни үзара салым акчасын дүрт мәртәбә арттырып, хөкүмәт ярдәм күрсәтте. Җыелган акча (3,2 млн.сумнан артык) ел дәвамында авыл җирлекләрендә туган проблемаларны хәл итүгә тотылды.
    АҖ башлыклары моны Зирекледә үз күзләре белән күрделәр. Халык 230 мең сумнан артык үзара салым акчасы җыйган, республика аңа өстәп 920 мең сум биргән. Бу акчаларның ничек сарыф ителүе хакында АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов сөйләде. -Безнең авылда кышкы чорда юлларны чиста тоту мәсьәләләре хәл ителде, чишмәләр төзекләндерелде, чүп-чар вакытында чыгарыла, - дип билгеләп үтте ул. -Суүткәргеч һәм күперләрне ремонтлауны аерым билгеләп үтәсе килә - биредә зур эш башкарылды. Территорияне яшелләндерү турында да онытмыйбыз.
    -Бу авылда су юклыктан һәм башка көнкүреш мәсьәләләре буенча зарланучы кеше юк, - дип өстәде район башлыгы Вячеслав Козлов. -Авыл җирлеге башкарма комитетының максатчан эшләве нәтиҗәсендә бөтен мәсьәләләр урында хәл ителә.
    Үзара салым буенча җыелган акчаларны ничек файдалану турында Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин да сөйләде. -Шушы акчаларга (барлыгы 488 мең сум) без урам утларын көйли (ремонтлый) алдык, җәяүлеләр йөри торган ике күперне ремонтладык, акчаның күп өлеше юлларны тотуга сарыф ителә, - дип билгеләп үтте ул. - Хәзер безнең авылда юлларның 70%тан артыгы каты түшәмәле.
    -Халыкның үзара салым акчасы һәм шуңа өстәп республика хөкүмәте тарафыннан аны 4 тапкырга арттыру безгә күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итте, - диде үзенең чыгышында Петропавел Бистәсе АҖ башлыгы Светлана Дворецкая. -Һәм 2015 елда без үзара салым буенча референдум үткәрергә ниятлибез. Безгә конкрет рәвештә бурычлар билгеләргә кирәк һәм акчалар шул юнәлешкә тотылачак. Боларның барысын да инициативалы халык төркеме ярдәмендә һәм барлык халык фикерен, тәкъдимен исәпкә алып хәл итәргә кирәк.
    -Киләсе елда үзара салым буенча референдумны без барлык авыл җирлекләрендә дә үткәрергә ниятлибез, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы урынбасары Надежда Попкова.
    -Шулай ук АҖ башкарма комитетлары да республикада үткәрелә торган социаль конкурсларда һәм проектларда катнашырга тиешләр, откан грантлар да шулай ук авылдагы мөһим проблемаларны хәл итүгә тотылачак.
    Киңәшмәгә йомгак ясап район башлыгы Вячеслав Козлов социаль объектлар төзелеше һәм капиталь ремонт буенча барлык республика проектлары да дәвам иттереләчәк, дип билгеләп үтте. Әмма социаль мәсьәләләрне хәл итүгә халыкны да җәлеп итәргә кирәк.
    -Проблемаларны җыеннарда күтәрергә, халык белән ешрак очрашырга, алар белән күптәннән борчый торган мәсьәләләр буенча фикер алышырга кирәк, - диде ул. -Безнең халык әдәпле, алар үзләреннән җыелган һәм республика тарафынннан дүрт тапкыр арттырылган акчаларның нәкъ менә авылдагы мәсьәләләрне хәл итүгә (төзекләндерүгә, яшелләндерүгә, юллар, күперләр һ.б. төзүгә) тотылачагын аңлаячаклар. Һәм нәтиҗәдә, аларга соңыннан сакчыл караш булачак.
    Киңәшмәдә шулай ук Яңа елга хәзерлек, кар шәһәрчекләре төзү мәсьәләләре (аларны Чуаш Чабаксарында, Зирекледә, Акъярда, Тубылгы Тауда яхшы ясаганнар) дә каралды. Район башлыгы Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә кизү торуга һәм янгын куркынычсызлыгына аеруча игътибар бирү кирәклеген искәрде.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: