Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Батыр йөрәкле Равиль

    Равиль Габбас улы Мотыйгуллин 1962 елның 15 октябрендә Чистай районы Тат.Волчья авылында дөньяга килә. Чая, шаян, кара күзле, кара чәчле бик матур малай яшьли хезмәткә тартылып үсә - көтү көтә, маллар карый, техниканы да үз итә. Физик яктан көчле, уңган, тырыш Равиль 1979 елда мәктәпне тәмамлап, 1980 елда шофёр белгечлеге...

    Төркмәнстанның Тахта Базар станциясендә егетләр яшь сугышчы курсын үтәләр. Шунда әле яңа гына туган нигезләреннән аерылып килгән малайлар хәрби тормышның кырыслыгын үз җилкәләрендә тоялар - иртән-иртүк торып хәрби күнегүләр, марш - бросоклар үтү, төннең салкынлыгы, 50 градуска кадәр җитә торган эсселек - болар барысы да егетләрне чыныктыра.
    Равиль үзенең Татарстаннан килгән якташлары белән бергә артиллерия наводчигы һөнәрен үзләштерә. 16 ноябрь көнне полк байрагы астында алар хәрби ант кабул итәләр. Равиль белән 7 яшь солдатны Алахабадка ярты елга "учебка"га җибәрәләр. Биредә ул БМП да механик - йөртүче һөнәрен үзләштерә. 1981 елның 25 мае... Коточкыч эсселек. Хәрби тревога булу белән сугышчылар сафка тезелеп басалар. Хәрби техника да сугышчан әзерлеккә китерелә. Гаскәрләрне вертолетларга утырталар. Курс - Әфганстанга! СССР чиген узып, хәрби вертолетлар Кундуз провинциясенә килеп урнашалар. Аларны төрле частьләргә бүләләр, аңа 82869 номерлы хәрби частьнең 3 батальоны, 1 ротасының механик-йөртүчесе вазифасын йөклиләр. Рота кечкенә генә Тулукан шәһәрчегенә урнашкан гарнизонга юнәлә. Диңгез өсте тигезлегеннән берничә километр югары булган тау юллары аша колонна юлга кузгала. Колонна бик зур - гарнизонга ярдәмгә корал, азык-төлек, миномётлар төягән йөк машиналарын, танклар, БМП, БТР лар колоннаны саклап баралар. Яшь егет беренче мәртәбә хәвефле, озын юлга кузгала... Тау юлларын яхшы белгән, гомерләре буена кулларыннан корал төшерми, үзләренчә яшәргә теләгән әфганнар засадалар корып, Совет гаскәрләренә автоматлардан, гранатамётлардан ут ачып, алдан әзерләп куелган миналарны шартлаталар да тиз арада качалар. Колонна туктап кала. Яшерен сугыш ысулларын яхшы беләләр икән әфганнар - алдагы машиналарны яндырганнар алар, кәрванны туктатып солдатларны атканнар...
    Тулукан гарнизоны аша Әфганның Файзабад, Кишим шәһәрләренә юл үтә. Бу юлдан бик күп хәрби йөкләр үтә. Шушы йөкләрне озата бару Равильләрнең бурычы. Солдатлар шушы юлны "дорога смерти " ("үлем юлы ") дип атыйлар, чөнки юл һәрвакыт әфганнарның көчле утына тотыла, биредә дистәләрчә егетләрнең гомерләре өзелә.
    Тулуканда хезмәт иткәндә Равиль үзе шикелле үк 3 яшь солдат белән дуслаша. шуларның берсе - Равиль, татар егете, Башкортстаннан. Тик кызганыч, ике дусты колоннаны озатып йөргәндә үз БМП ларында янып үләләр. Өченче дусты Равил исә, колоннаны Кишимга каршы алырга барганда, Равильнең үз кулында җан бирә.
    Әфганстанга "интернациональ бурычларын" үтәргә барган күп егетләрнең гомерләре аянычлы тәмамлана. Равиль адашының гаиләсенә, Башкортстанга җан дустының ничек һәлак булуы турында тәфсилләп хат язып җибәрә. Җавап итеп Равильнең сеңлесе Гөлнур аңа ихластан хат яза. Хатында ул - "минем хәзер абыем юк, мөмкин булса мин сиңа абыемның төсе итеп хат язып торыр идем", - диеп хат яза . Озак еллар берсе "абый", берсе "сеңлем" диеп аралашып хатлар алышалар алар. Канкойгыч сугышлар,төннәрен озаклап постта торулар, дошманнарның төнге һөҗүмнәре - боларның барысына да түзә,сынатмый Равиль. Айлар уза,яңа килгән яшь солдатларны да бик күп нәрсәләргә өйрәтә ул.
    Чираттагы конвойны саклау Равиль өчен аянычлы тәмамлана. Ул йөрткән БМП минага эләгә, көчле шартлау экипаждагы егетләрнең гомерләрен өзә, бәхеткә, ул исән кала. Өч ай буена ул Кундуз шәһәренең госпиталендә дәвалана. Ул авыртулар, сыкраулар.....Шушы госпитальдә ул беренче мәртәбә үзен көчсез итеп тоя. Табиблар бик күп көч куеп егетне аякка бастыра, ләкин нәкъ шунда ул эчендә авырту тоя, ашказанындагы тирән җәрәхәт аңа гомере буена тынгылык бирми. Дәваланып чыккач, Равиль Габбас улы хезмәт иткән взводны Кундуз шәһәренең төньягында төзелгән күперне сакларга җибәрәләр. Демобилизацияләнгәнче ул шунда механик - йөртүче булып хезмәт итә. 1982 елның 23 ноябрендә иртән ул туган өенә кайтып керә. Фермада иртәнге савымнан кайтып кергән әти-әнисе иртәнге чәй табынына утырган булалар. Өйләренә килеп кергән хәрби кием кигән, мыек җибәргән, кулына кәттә "дипломат" тоткан ир-егетне күреп сүзсез калып аның кочагына ташланалар. Туган авылына кайткан егет җиң сызганып эшкә керешә. Ул уңган тракторчы, алдынгы шофер, бригадир ярдәмчесе, үрнәк нефтьче. Аның портреты күп оешмаларның Мактау такталарын бизи.
    1984 елда авылның чибәр, булдыклы кызы Розалиягә өйләнә, яңа йорт җиткезеп чыгалар. Хәләл хезмәт озак көттерми - Равильнең улы да, кызы да үз гаиләләрен булдыралар, ямь өстенә ямь өстәп 2 оныклары дөньяга аваз сала. Барысы да әйбәт, җитеш, тик Равильгә тормыш бик еш көтелмәгән сюрпризларны әзерләп кенә тора. 1992 елда сул кулының өч бармагын өздерә, ашказаны белән җәфалана, 2010 елда бер бөере сафтан чыга, 2011 елда ясалма бөер куялар һәм менә тагын кабат больница... Барлык авыруларның очы Әфганга барып тоташа бугай, дип уйланып ята ул. Аның күз алдында кабат Әфганстан, анда һәлак булган 20 хезмәттәшенең йөзе килеп баса. Шулар арасында аның 4 якын дусты һәм җан дусты - аның кулларында үлгән адашы Равил. Ерактан ак болытлар арасыннан Равильнең 48 яшендә дөнья куйган әнисенең сүрәте шәйләнә. Сания апа бу якты дөньяны бик иртә ташлап китә. . Моңсу көлемсөрәгән әнисенең йөзен күргәч, Равиль тәнендә ниндидер тынычлык, җиңеллек тоя. Җаны шушы фани дөньяны калдырып,бакыйлыкка күчә...
    Равил Габбас улы Мотыйгуллин 2012 елның 15 декабрендә ашказаны асты бизе ялкынсынуы авыруыннан савыга алмыйча, Республика клиник хастаханәсендә вафат булды.
    Булдыклы, батыр йөрәкле Равильнең истәлеге булып аның казыган коесы, утырткан агачлары, матур эшләре, тиңдәшсез батырлыгы калды.
    Зөлфия ВӘЛИУЛЛИНА,
    Акбүре мәктәбенең 6 сыйныф укучысы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: