бђйрђмнђр белђн!
Бәйрәм алдыннан 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне белән район халкын муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов котладылар. Котлауда бу бәйрәмнең чишмә башы 1612 ел вакыйгаларына, төрле дин, милләт һәм төрле катлам вәкилләренең Россия дәүләтчелеген...
Бәйрәм алдыннан 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне белән район халкын муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов котладылар.
Котлауда бу бәйрәмнең чишмә башы 1612 ел вакыйгаларына, төрле дин, милләт һәм төрле катлам вәкилләренең Россия дәүләтчелеген торгызу өчен бер йодрыкка берләшеп көрәшкә күтәрелгән чорга барып тоташуы билгеләп үтелә. Район халкына ныклы сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек, барлык
Конституция көне белән!
6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котладылар.
Котлауда Татарстан Конституциясе безнең федерализм принципларына тугры калуыбызны чагылдыра, Конституция гражданнарның хокукларына һәм ирекләренә, җәмгыяттәге социаль-сәяси тотрыклылыкка, властьның барлык звеноларының көйле һәм нәтиҗәле эшләвенә ышанычлы гарант булды һәм булып торачак, дип билгеләп үтелә. Һәммәбезгә ныклы сәламәтлек, эшебездә уңышлар, бәхет-шатлык теләнә. эшләрендә дә уңышлар теләнә.
Корбан бәйрәме белән!
Быел 6 ноябрьдә билгеләп үтелүче Корбан бәйрәме алдыннан муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык мөселманнарны бәйрәм белән котладылар.
Корбан бәйрәме Ислам динендәге халыкларның рухи-әхлакый сыйфатларын, тарихи традицияләрен һәм милли гореф-гадәтләрен гәүдәләндереп, кешеләрне күркәм эшләргә, игелек кылырга, башка дин вәкилләрен, бер-берсен хөрмәт итәргә чакырган бәйрәм ул, дип билгеләп үтелә котлауда.
Изге Корбан бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, һәр гаиләгә иминлек, мәхәббәт, мәрхәмәт һәм бәрәкәт китерсен, бәхет һәм муллык телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев