Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Безгә электрик кирәк

    Ниһаять, кулыма каләм алырга мәҗбүр булдым. 220 йорт һәм 400 дән артык кешесе булган Акбүре авылы бик үк кечкенә авыллардан саналмыйдыр, дип уйлыйм мин. Шушы авыл җирлегендә ставкада торучы электрик юк. Авыл кешесе хуҗалыгында электр белән бәйле эш килеп чыкса кемгә генә мөрәҗәгать итми. Хәтта район үзәге электр челтәре хезмәткәрләренә...

    Ниһаять, кулыма каләм алырга мәҗбүр булдым. 220 йорт һәм 400 дән артык кешесе булган Акбүре авылы бик үк кечкенә авыллардан саналмыйдыр, дип уйлыйм мин. Шушы авыл җирлегендә ставкада торучы электрик юк. Авыл кешесе хуҗалыгында электр белән бәйле эш килеп чыкса кемгә генә мөрәҗәгать итми. Хәтта район үзәге электр челтәре хезмәткәрләренә дә шалтыратырга мәҗбүр була. Ә аннан җавап бик кыска: "Без өй эчендәге, каралты-кура тирәсендәге электр челтәрләре өчен җавап бирмибез, бары тик урамдагы электр үткәргечләр өчен генә җаваплы", - диләр. Шулай булгач, без кемгә барырга тиеш булабыз? Дөрес, авылда Совет заманында электрик булып эшләгән кешеләр бар барын. Аларга ярдәм сорап барсаң, беркемне дә кире борып чыгарып җибәрмиләр. Рәхмәт, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Ә бит аларның кайсысы лаеклы ялда, ә кайсысы икенче бер эштә эшли. Эштән арып-талып кайткан, я булмаса авырсынып-сызланып ятучы олы кеше синең гозереңне тыңлап, шундый җаваплы эшкә алынырга ашкынып тормый. Һәм бу гаеп тә түгел. Бу олы йөрәкле алтын куллы һөнәр ияләре, кемнең генә йомышы төшсә дә, болай да инде ярдәм кулы сузалар. Менә шушы мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр булмаса, белмим, без ни эшләп бетәр идек икән?! Ходай Тәгалә аларны сәламәтлектән аермасын. Кыскасы, әйтәсе килгән сүзем шул - авылыбызга ставкалы электрик кирәк. Хәзер барын да акча хәл итә торган замана. Салкын, караңгы кышка да озак калмады. Утсыз бер ни эшләп булмый. Без, Акбүре авылы халкы, уттан файдаланган өчен ай саен вакытында акчасын түләп барабыз. Хәтта тарифлары ел саен диярлек артып торса да! Бәлки халыкка йөз белән борылырлар, бу мәсьәләгә ачыклык кертерләр, дип, зур өметләр баглап калабыз.
    Барлык авыл халкы исеменнән, Нәфисә Нурхамәтова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: