Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Өегезгә килеп алабыз

18-19 декабрьдә суд приставлары хезмәтенең Яңа Чишмә бүлеге белән берлектә РПФ бүлеге тарафыннан Пенсия фондына бурычлары булган кешеләрнең өйләренә бару оештырылган. Бурычлылар белән булган очрашу турында РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева сөйли.

-Без барганда бурычлы Рафаэль Әхмәтҗанов өендә иде, ул тормыш иптәше белән аның фатирында пропискасыз яшәвен, аерылган булуын, үз мал-мөлкәте булмавын әйтте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, аларның фатиры бик матур, яхшы сыйфатлы җиһаз тора, ремонт та ясалган. Тиздән эшкә урнашып, РПФ гә булган бурычын капларга сүз бирде. Чулпан Сөләйманов гаиләсендә дә шул ук хәл, аны өйдә туры китереп булмады, элекке тормыш иптәше аның өчен РПФ гә бурычны өлешләп түләргә вәгъдә бирде.
Бурычлы булган Елена Ермолаева да без барганда өендә юк иде, әнисе аңлатуынча, ул Казанда яши икән, әлегә кайта алмый, әмма ел азагына чаклы бурычларын каплауларын һәм кызын учеттан төшерүдә булышлык күрсәтүен белдерде. Бурычлы Гөлнара Ломанова белән дә шул ук хәл, әнисе учеттан төшерү һәм бурычларын каплау кирәклеге турында кызы белән сөйләшәсенә ышандырды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, чыннан да, икенче көнне аның кызы бурычның беразын түләде һәм учеттан төшерү турында гариза бирде.
Барлыгы район үзәгендә яшәүче бурычлы 8 кешенең өендә булдык. Декабрь азагына чаклы тагын бурычлы 5 кеше белән очрашырга уйлыйбыз. Алар: А. Ерохин, Л. Паньшина, А. Игошина, А. Сәйфетдинова, С. Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев