Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Фирмаларга - киртә

13 декабрьдә ТР Яңа Чишмә районы прокуроры каршында эшче төркем Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары, суд приставлары хезмәте, салым хезмәте, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге,

Росреестр, Пенсия фонды, полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә Яңа Чишмә районы Чуаш Чабаксары авылы 3 Б йорт адресы буенча урнашкан бер көнлек фирмаларны массакүләм теркәү мәсьәләсе буенча эшкә йомгак ясау өчен утырыш үткәрде. Эшче төркем утырышы барышында алдагы очрашуларда төзелгән беркетмә йөкләмәләрен үтәү буенча тиешле хезмәт вәкилләре чыгышы тыңланды, кайбер нәтиҗәләр билгеләп үтелде, аерым алганда, берсеннән икенчесенә алышынучы (күчмә) оешмалар саны сизелерлек кимегән. Тик салым органнары тарафыннан байтак кына бер көнлек фирмаларны учеттан төшерү буенча мәсьәлә бар әле. Үз вакытында чаралар кабул итү һәм регионнардагы (бер көнлек фирмалар күчкән) тиешле структураларга хәбәр итү өчен - хәлләр торышының даими мониторингы, шулай ук хокук саклау органнарына, прокуратурага кабат теркәлгән оешмалар турында кичекмәстән хәбәр итү кирәк. РПФ-га иминият взносларын үз вакытында күчерү мәсьәләсе көн тәртибенең икенче пункты булды. 83 мең сумнан артык бурычлары булган 6 кеше чакырылган иде. Взносларны үз вакытында күчерү кирәклеге турында бурычлылар белән җитди сөйләшү булды, нәтиҗәдә бурычның бер өлеше (23 мең сумы) капланган, калганына түләү өчен срок билгеләнде һәм пенсия законнарын бозуны бетерү турында гаризалар (представление) кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев