Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Герой – пограничникның туганнарын эзлиләр

    Быелгысы елның 20 гыйнварында "Комсомольская правда" газетасында 1941 елның июлендә фашистлар тарафыннан ерткычларча атып үтерелгән безнең чик сакчылары турында мәкалә басылып чыккан иде. Алар арасында Яңа Чишмә авылында туган бер сугышчының да исеме бар. Энтузиастлар - РФ Оборона министрлыгының "Мемориал" ОБД хезмәткәрләре әлеге сугышчының туганнарын эзлиләр. Нәкъ менә алар безнең...

    Гестапоның тере мишеньнәре
    "Комсомолкада" Дахау концлагеры әйләнә-тирәсендә эсэсчыларның Хебертхаузен атарга өйрәнү урынында үтерелгән 62 совет чик сакчысының исеме билгеле булган. Кайгылы исемлекне безгә сугышчыларның каберләрен карау буенча Германиянең Халык союзыннан тапшырдылар. Бастырып чыгаруны үтенделәр. Немецлар Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 70 ел тулуга карата Дахау концлагерында зур экспозиция әзерлиләр. Һәм безнең чик сакчыларының туганнары табылуына өметләнәләр. Без дә моңа ышанабыз һәм өметләнәбез. Белоруссия чик буе заставаларында канга баткан лейтенантлар һәм капитаннар... Алар июньдәге тәмугта һәлак булмаган, тик аларның әсирлеккә төшкәч исән калуга бернинди өметләре дә булмый. Политруклар, коммунистлар, еврейлар... Аларның күбесеннән "1941 елның июнендә хәбәрсез югалды" дигән кара кәгазь генә калган. Кайсыларыннан исә берни дә калмаган. Һәм тагын аларны соңгы очрашу урыны - Дахау концлагерыннан километр ярым ераклыктагы Хебертхаузен ату урыны берләштерә. Сугыш елларында эсэсчылар монда мишень оештырганнар. Ә әсирлеккә эләккән хәрбиләр мишень була. Әсирләрне кул богаулары белән 5 баганага богаулап куялар, шаркылдап көлеп, кайсы аларның терсәкләренә, кайсылары тезләренә төбәп атканнар - тренировка үткәргәннәр. Кайчакта пуля төгәл эләкмәгәндә кул богаулары ачылып китми, ә кысыла. Шуңа күрә лагерьда махсус остаханә булдырганнар, анда әсирләр алга таба да шул рәвешле тренировкалар үткәрү өчен "браслетларны" төзәткәннәр... Сугышның беренче елында гына да (1942 елның июленә кадәр) монда 4000 әсир сугышчы атып үтерелгән. Безнең зур хәрби архивлар белән актив хезмәттәшлек итүче немец энтузиастлары - эзләнү эшләре алып баручылар аларның һәркайсы турында үзләренең кайгылы экспозицияләрендә сөйләргә өметләнә. Фоторәсемнәре, гадәтләре, балалары, оныклары... Авторга kp @kp.ru яки 125993, Мәскәү, Иске Петровско-Разумовский проезды, 1/23, стр. 1 адресына языгыз. Хатта "Живые мишени" дигән билге куегыз.
    "ЯЧХ" редакциясеннән:
    62 фамилия арасында (алтысының туганнары табылган инде) ТАССР-ның Яңа Чишмә районы Яңа Чишмә авылында 1918 елның (яки 1916 елда) 24 маенда туган Александр Григорьевич Клюшкин да бар. Ул лейтенант званиесендә 16 нчы укчылар корпусының сәяси часте буенча батарея командиры урынбасары булып хезмәт иткән һәм 1941 елның июлендә хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган. Немец документларында әсирлеккә төшкән һәм гестапога тапшырылган, дип күрсәтелгән. Солдатның исәп (учет) картасындагы "туганнары" баганасында (графа) хатыны Гайченкова Мария Сазоновна исеме язылган (Смоленск өлкәсе, Вяземск районы, Походино авылы). Әгәр дә ул кемнең дә булса бабасы, яисә карт бабасы икән, туганнарының безнең редакциягә хәбәр итүләрен үтенәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: