Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Горурланырлыклары бар

    15 сен­тябрь­дә Ка­зан­да Эр­ми­таж клу­бын­да үт­кән "Га­и­лә бәй­рә­ме - Неч­кә­бил 2013" Та­тарс­тан га­и­лә­лә­ре фес­ти­ва­лен­дә кат­наш­кан Ли­лия Бо­ри­со­ва ин­тер­нет та­выш би­рү җи­ңү­че­се бул­ды һәм I дә­рә­җә Дип­лом ал­ды.

    Бу фес­ти­валь­дә аның бу бер­дән­бер җи­ңүе тү­гел әле: I дә­рә­җә Дип­лом­ны Ли­лия һәм Бо­ри­сов­лар га­и­лә­се "Бу­ын­нар бәй­лә­не­ше" но­ми­на­ци­я­сен­дә дә ал­ды. Бо­ри­сов­лар га­и­лә­се ту­лы бер сән­гать но­ме­ры күр­сәт­те. Ан­да га­и­лә әгъ­за­ла­ры гы­на тү­гел, Ли­ли­я­нең һәм ире Ген­на­дий­ның әти-әни­лә­ре дә кат­наш­ты. Бу та­ту га­и­лә­дә өч ба­ла үсә. Алар үз фа­ми­ли­я­лә­ре бе­лән го­рур­ла­на­лар, үз­лә­ре, якын­на­ры ту­рын­да сөй­ләр сүз­лә­ре дә бар. Алар га­и­лә кыйм­мәт­лә­рен ае­ру­ча җы­лы­лык бе­лән сак­лый­лар, ха­лык тра­ди­ци­я­лә­рен хөр­мәт итә­ләр.

    - Мин зур, та­ту, нык га­и­ләм бу­лу бе­лән го­рур­ла­нам! - дип сөй­ли Ли­лия Бо­ри­со­ва. - Мин өч ба­ла: ике ул, бер кыз бү­ләк ит­кә­не өчен яз­мы­шы­ма рәх­мәт­ле­мен! Бу зур бай­лык! Ба­ла­ла­рым мөс­тә­кыйль, эш сө­ю­чән, җа­вап­лы­лык то­ю­чан, өл­кән­нәр­не хөр­мәт итә­ләр, ке­че­ләр­не рән­җет­ми­ләр, уку­да да - өл­гер­ләр. Ма­лай­ла­рым ма­те­ма­ти­ка бе­лән ма­вы­га­лар, ма­те­ма­ти­ка бу­ен­ча олим­пи­а­да­лар­да кат­на­ша­лар, спорт­ны, хез­мәт­не яра­та­лар, чын ир-егет­ләр бу­лып үсә­ләр, кы­зым би­ер­гә, ши­гырь чы­га­рыр­га, хы­ял­ла­ныр­га яра­та, га­и­лә­дә ми­ңа уңай­лык­лар ту­ды­рыр­га бу­лы­ша. Аны үзем­нең кеч­ке­нә дус кы­зым дип са­ныйм, кеч­ке­нә бул­са да, ул ми­ңа ки­ңәш­ләр би­рә - ни­чек ки­е­нер­гә, үзем­не ни­чек то­тар­га өй­рә­тә. Бу бик шәп. Га­и­лә - һәр ке­ше тор­мы­шын­да иң мө­һи­ме һәм кыйм­мәт­ле­се. Га­и­лә - ул сез һәр­чак те­рәк, яр­дәм, чын яра­ту тап­кан урын. Си­не яра­та­лар, һәм син нин­ди, шул ки­леш ка­бул итә­ләр, ә бу һәр ке­ше өчен бик мө­һим!

    Кон­курс­та Та­тарс­тан­ның 20 ра­йо­нын­нан 37 га­и­лә кат­наш­ты. Тик Бо­ри­сов­лар га­и­лә­се "Га­и­лә та­ри­хы", "Бәй­рәм өс­тә­ле", "Ку­ли­нар ри­зык", "Ба­ла­лар рә­се­ме" кон­курс­ла­рын­да иң әй­бә­те бул­ды.

    Бо­ри­сов­лар­ны бү­ләк­ләр тап­шы­ру өчен кат-кат сәх­нә­гә ча­кыр­ды­лар. Эр­ми­таж клу­бын­да алар­га та­гын Яңа Чиш­мә ра­йо­ны баш­лы­гы­ның ң уңыш­лы га­и­лә" Дип­ло­мын да тап­шыр­ды­лар. Бу чын­лап та шу­лай. Ли­лия әй­бәт әни, уң­ган ха­тын гы­на тү­гел, ул әле уңыш­лы пе­да­гог та, ди­ләр аның ту­рын­да хез­мәт­тәш­лә­ре.

    Га­зе­та­быз­ның 23 ав­густ са­нын­да без сез­дән, хөр­мәт­ле уку­чы­ла­ры­быз, як­та­шы­быз Ли­лия Бо­ри­со­ва­ны як­лап та­выш би­рү­е­гез­не үтен­гән идек, сез сы­нат­ма­ды­гыз.

    Мо­ның өчен сез­гә олы рәх­мәт. Ә Ли­ли­я­гә без ир­тә­гә, 26 сен­тябрь­дә уза­чак фи­нал кон­кур­сын­да уңыш­лар те­ли­без.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: