Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гражданнарның тынычлыгы, иминлеге сагында

    Яңа Чишмә ЭЭБ полицейскийлары һөнәри бәйрәмнәрен агымдагы елның 10 айлык эшенә йомгак ясап каршылыйлар.

    Полиция бүлекчәсе начальнигы, майор Нур Сафиуллин сүзләренә караганда, узган еллар белән чагыштырганда җинаятьчелекнең кимүе күзәтелә, димәк бу юнәлештә эшләр яхшыра.
    Шушы чорда районда 88 җинаять теркәлгән - бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 25 процентка кимрәк. Аның каравы авыр җинаятьләр арткан: быел 3 үтерү һәм талау очрагы булган, узган елда андый хәл булмаган. Шулай да урлашулар кимегән - 39 очрак (2012 - 63), узган елда транспорт куып алып китү, кешеләрне талау (һөҗүм итү), фатир талау очраклары берәр булса, быел шушы чорда андый очраклар теркәлмәгән.
    Җинаятьләрне ачу да арткан, ул 81,7 процент тәшкил итә. РЭЭБ Татарстанда алдынгылар сафында. Яңа Чишмә полицейскийлары авыр җинаятьләрне тулысынча (100%) ачканнар. Биредә, һичшиксез, полиция бүлекчәсенең өч кешедән торган җинаятьчеләрне эзләү төркеме нык тырыша. Араларында оперуполномоченный, полиция капитаны Александр Митрясов та бар.
    Үз һөнәрен ул аңлы рәвештә сайлаган. Екатерина Бистәсендә туып-үскән егет, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт юридик университетына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап 2007 елны РЭЭБ-нә эшкә кайта. 6 ел хезмәт итү чорында Александр 7 мәртәбә Эчке эшләр министрлыгының бүләкләренә лаек була, быел сентябрь аенда аңа әйбәт хезмәт иткәне өчен күкрәк билгесе тапшырганнар.
    Александр үзе турында күп сөйләми, ул башкаларны тыңларга, алар сөйләгәнгә колак салырга күнеккән, бу аның күп вакыт таләп иткән эшенә дә бәйле. Уголовный розыск сүзе үзе үк җинаятьчеләрне эзләүне аңлата. Эшендә Александрга төрле кешеләр белән аралашырга туры килә һәм һәммәсе белән уртак тел таба белергә дә кирәк. Эшләре ничек кенә җитди булмасын, "опер"ларга вакыты белән артист та булырга туры килә. Аның каравы ул гаиләсендә һәм хезмәттәшләре арасында чын, төпле һәм җаваплы кеше - тормыш иптәшен һәм ике нәни сабыен Александр өзелеп ярата, мөмкинлек булган саен вакытын алар белән күбрәк үткәрергә тырыша.
    ЮХИДИ линиясе буенча быелгысы елның 10 ае нәтиҗәләре күрсәткәнчә, эшлисе эшләр бар әле, шулай да район юлларындагы җинаятьләр саны кимегән: узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ЮТҺ саны 8,7 процентка кимегән. Әлбәттә кимү проценты зур түгел, шулай да юлларда һәлак булучылар санының азрак булуын да исәпкә алырга кирәк (узган ел 4 кеше һәлак булса, быел - 3), монда юл-патруль хезмәте инспекторы Алексей Иванов куйган хезмәт тә аз түгел, аңа рәхмәттән башка сүз юк. Полиция өлкән лейтенанты Алексей Иванов юл-патруль хезмәтендә әле нибары 4 ел гына, шулай да аны күпләр гадел һәм акчага сатылмый торган кеше диләр. Сентябрь аенда Алексей Иванов коррупция фактын ачканда инициатива һәм һөнәри осталык күрсәткәне өчен Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан премия белән бүләкләнгән - бу турыда барлык яңачишмәлеләргә дә мәгълүм. Бу да аның намуслы хезмәте турында сөйли.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: