Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

I кварталга йомгак ясалды

19 ап­рель­дә авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры һәм бух­гал­тер­ла­ры, ра­йон Со­ве­ты бү­лек­лә­ре һәм баш­кар­ма ко­ми­те­ты на­чаль­ник­ла­ры кат­на­шын­да үт­кән ки­ңәш­мә­дә 2013 ел­ның I квар­та­лы­на йом­гак бу­ен­ча авыл җир­лек­лә­ре баш­кар­ма ко­ми­тет­ла­ры­ның фи­нанс-ху­җа­лык эш­чән­ле­ге мәсь­ә­лә­лә­ре ка­рап тик­ше­рел­де. Ки­ңәш­мә­не му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов үт­кәр­де. Ки­ңәш­мә баш­лан­ган­чы ра­йон баш­лы­гы Зи­рек­ле АҖ баш­лы­гы Җә­лил Гай­фет­ди­нов­ны ту­ган кө­не...

19 ап­рель­дә авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры һәм бух­гал­тер­ла­ры, ра­йон Со­ве­ты бү­лек­лә­ре һәм баш­кар­ма ко­ми­те­ты на­чаль­ник­ла­ры кат­на­шын­да үт­кән ки­ңәш­мә­дә 2013 ел­ның I квар­та­лы­на йом­гак бу­ен­ча авыл җир­лек­лә­ре баш­кар­ма ко­ми­тет­ла­ры­ның фи­нанс-ху­җа­лык эш­чән­ле­ге мәсь­ә­лә­лә­ре ка­рап тик­ше­рел­де. Ки­ңәш­мә­не му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов үт­кәр­де.

Ки­ңәш­мә баш­лан­ган­чы ра­йон баш­лы­гы Зи­рек­ле АҖ баш­лы­гы Җә­лил Гай­фет­ди­нов­ны ту­ган кө­не бе­лән кот­лап, ис­тә­лек­ле бү­ләк тап­шыр­ды, күп­тән тү­гел үзе­нең 50 яшь­ле­ген - юби­ле­ен бил­ге­ләп үт­кән Акъ­яр АҖ баш­лы­гы Да­ни­яр Гай­нул­лин­га ТР Премь­ер-ми­нист­ры им­за­ла­ган Рәх­мәт ха­тын тап­шы­рып, сә­ла­мәт­лек, нә­ти­җә­ле эш­ләү­лә­рен те­лә­де.

Ра­йон Со­ве­ты­ның оеш­ты­ру бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Аль­би­на Әх­мәт­җа­но­ва ал­да үт­кән ки­ңәш­мә­дә йөк­лән­гән эш­ләр­нең үтә­ле­ше­нә ана­лиз яса­ды. Фи­нанс-бюд­жет па­ла­та­сы рә­и­се Люд­ми­ла За­ва­ли­ши­на ке­рем­нәр һәм чы­гым­нар бу­ен­ча ра­йон һәм авыл җир­лек­лә­ре бюд­же­ты­ның үтә­ле­ше ту­рын­да мәгъ­лү­мат бир­де. Ке­рем­нәр бу­ен­ча бер­ләш­те­рел­гән бюд­жет­ның (2013 ел­ның I квар­та­лы­на) үтә­ле­ше 99,2%, авыл җир­лек­лә­ре бу­ен­ча 101% тәш­кил итә. Фи­зик шә­хес­ләр­нең ке­рем­нә­ре­нә са­лын­ган са­лы­мы күб­рәк җы­ел­ган, җир са­лы­мы бу­ен­ча не­до­им­ка бе­раз арт­кан.

Со­ци­аль найм­га би­рел­гән то­рак бу­ен­ча Яңа Чиш­мә АҖ-дә 40 мең сум бу­рыч бар. Кай­бер эш­мә­кәр­ләр "О­лимп" УСЗ-да һәм "Жем­чу­жи­на" бас­сей­нын­да би­на­лар­ны арен­да­ла­ган өчен тү­ләр­гә ашык­мый­лар (хә­зер ан­да арен­да­га алу мөм­кин­ле­ге бул­ган буш мәй­дан­нар да бар).

Фи­нанс-бюд­жет па­ла­та­сы­ның әй­дәп ба­ру­чы бел­ге­че Оль­га Пь­ян­зи­на газ һәм электр энер­ги­я­се кул­ла­ну­га ана­лиз яса­ды. I квар­тал­да 1,1 млн. куб.метр (5,6 млн. сум­лык) газ кул­ла­ныл­ган, бу 2012 ел­гы дә­рә­җә­дән 94 мең куб.метр­га күб­рәк. Бу - объ­ект­лар­ның (бас­сейн, "К­ре­пыш" ба­ла­лар бак­ча­сы) ар­ту­ы­на бәй­ле. Ә ме­нә электр энер­ги­я­се 52 мең кВт/сә­гать­кә ким­рәк кул­ла­ныл­ган, эко­но­мия исәп­кә алу җи­һаз­ла­ры­ның ва­кыт­ны тай­мер сис­те­ма­сы бе­лән исәп­ләү­дән. Шу­лай да "Жем­чу­жи­на" бас­сей­нын­да электр энер­ги­я­се кул­ла­ну­ны нык­лы конт­роль­гә алыр­га һәм тө­гәл исәп алып ба­рыр­га ки­рәк. Җир һәм ми­лек мө­нә­сә­бәт­лә­ре па­ла­та­сы рә­и­се На­талья Гор­де­е­ва то­рак­ны хо­су­сый­лаш­ты­ру ба­ры­шы ту­рын­да мәгъ­лү­мат бир­де. 719 фа­тир­ның 554-се хо­су­сый­лаш­ты­рыл­ган. Кал­ган 165 фа­тир­ның йө­зе­се күп­фа­тир­лы йорт­лар­да, кал­ган­на­ры - ае­рым йорт­лар.

Ра­йон­да буш бак­ча­лар аза­еп ба­ра, 302 бак­ча­ның 198-се буш­лай фай­да­ла­ну­га (бә­рәң­ге утыр­тыр­га, күпь­ел­лык үлән, яшел­чә чә­чәр­гә) тап­шы­рыл­ган. Бу эш­не ак­тив­лаш­ты­рыр­га ки­рәк, биг­рәк тә хә­зер, яз­дан утыр­тып, чә­чеп кал­ды­рыр­га мөм­кин.

Ки­ңәш­мә­дә "А­җа­ган" яшүс­мер­ләр клу­бы ди­рек­то­ры Гөл­шат Га­бет­ди­но­ва­ның клуб эш­чән­ле­ге ту­рын­да­гы ин­фор­ма­ци­я­се тың­лан­ды. Ан­да 22 ке­ше эш­ли, 173 ба­ла шө­гыль­лә­нә. Клуб ел са­ен рес­пуб­ли­ка грант­ла­ры ота, ә алар исә физ­куль­ту­ра һәм спорт­ны мат­ди як­тан ны­гы­ту­га то­ты­ла, әм­ма спорт­та­гы уңыш­лар­ны һәм күр­сәт­кеч­ләр­не ях­шыр­ту­да кон­крет­рак эш­ләр­гә ки­рәк.

Ту­был­гы Тау һәм Ле­ни­но АҖ баш­лык­ла­ры Фә­рит Фәт­та­хов һәм Вик­тор Ве­ре­тен­ни­ков­лар үз авыл җир­лек­лә­ре тер­ри­то­ри­я­лә­рен­дә НДФЛ са­лым­на­ры ке­рү ба­ры­шы ту­рын­да хә­бәр ит­те­ләр.

Ки­ңәш­мә­дә шу­лай ук тө­зек­лән­де­рү бу­ен­ча ике­ай­лык ба­ры­шы, һәй­кәл­ләр­не ре­монт­лау һәм Анд­ре­ев­ка, Яңа Ива­на­е­во авыл­ла­рын­да яңа­ла­рын тө­зү, авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­ры­на яз­гы кыр эш­лә­рен үт­кә­рү­дә яр­дәм ки­рәк­ле­ге, шәх­си йорт­лар­дагы тер­лек­ләр өчен кө­тү оеш­ты­рып, алар­ны кө­тү­лек­ләр­гә чы­га­ру, 25 ап­рель­дән 15 май­га чак­лы ян­гын кур­кы­ныч­сыз­лы­гы бу­ен­ча мах­сус ре­жим кер­тү (су са­выт­ла­рын су бе­лән ту­ты­рып кую, ян­гын ма­ши­на­ла­ры­ның әзер бу­лу­ы) һәм Акъ­яр, Әдәм­сә, Крас­ный Ок­тябрь авыл­ла­рын­да суүт­кәр­геч­ләр са­лу (су­зу) эш­лә­рен баш­лау ту­рын­да­гы мәсь­ә­лә­ләр ка­рал­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев