Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Иминлекнең нигезе – үзебезнең кулларда

Кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекциясе язгы чорда боз өстендә җәяү йөргәндә һәм боз астыннан балык тотканда куркынычсызлык чаралары һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртә.

Сулыкларда, бозның яр белән тоташкан урыннарында кары эреп ачылган, ә боз өстендә яргаланып киткән һәм су өскә чыккан (җылу) урыннар хасил була башлый. Шундый урыннардан үткәндә үтә дә сак булырга, мөмкин булса - урап узарга кирәк. Язгы чорда һәр һәвәскәр балык тотучының биштәрендә 12 метрдан да кыска булмаган аркан булырга тиеш. Боз өстеннән төркем белән барганда үзара 5-6 метр ара калдырып, берәмләп бару, шулай ук алда баручыга яки боз астына китүчегә һәрчак ярдәм итәргә әзер булып тору кирәк. Әгәр Сез ярдәм сорап бирелгән сигналны күрсәгез яки ишетсәгез, ярдәм күрсәтергә ашыгыгыз яки коткару хезмәтенә (01 яки 112) шалтыратыгыз: вакытын, урынын төгәл күрсәтегез.
Боз киткәндә, сулыкларны карап, күзәтеп йөргәндә боз өстендә балалар яки яшүсмерләрнең уйнап, шаярып, шуып йөрүләрен күрсәгез, бу гамәлләрен туктатуларын сорап кисәтү ясагыз, бәхетсезлек очрагына китергән нәтиҗәләрен аңлатырга тырышыгыз.
Вячеслав КОЛЧИН,
кечкенә суднолар буенча дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев