Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Кабат ташламалар турында

Яңа Чишмә районында яшәүчеләр мөрәҗәгатенә җавап итеп "ТР Яңа Чишмә районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге" МУ балалар бакчаларында балаларны тәрбияләү (карау) өчен булган ташламалар буенча түбәндәге информацияне җиткерә.

Яңа Чишмә муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 2014 елга балаларны тәрбияләү өчен булган ата-ана түләвен булдыру һәм түләтү тәртибе "ТР Яңа Чишмә муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында" Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты Карары (№16, 17.01.2014 ел) белән расланган.
Рәсәй Федерациясендә мәгариф турындагы законга туры китереп әлеге карарда инвалид балаларны, ятим балаларны, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, шулай ук туберкулез интоксикацияле булган балаларны тәрбияләгән һәм караган өчен ата-ана түләве алынмый, моннан тыш өч һәм аннан да артык балалары булган гаиләләргә балалары балалар бакчасында тәрбияләнгән өчен түләү бәясен 50%ка киметү сакланган диелгән.
2014 елда ата-ана түләве буенча түбәндәге гаиләләргә өстәмә ташламалар каралган, болар - игезәк балалары булган гаиләләр; ата-ананың берсе Әфганстан Республикасында һәм башка илләр территорияләрендә, Чечен Республикасында һәм турыдан-туры аңа чиктәш булган кораллы бәрелешләр зонасына кергән Төньяк Кавказ территорияләрендә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан элекке хәрби хезмәткәр - интернационалчы булса, Таҗикстан Республикасына ташламалар каралмаган.
"Рәсәй Федерациясендә җирле үзидарәнең гомуми принциплары турында" (06.10.2003; №131-ФЗ) Федераль законның 20 маддәсе 5 бүлегенә туры китереп ата-ана түләве буенча урыннарда билгеләнә торган ташламаларны социаль ярдәмнең өстәмә чаралары дип карау кирәк, ул җирле бюджет мөмкинлегеннән чыгып башкарыла.
Ләйсән ӘХМӘТШИНА,
РМБ белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев