Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Көчле рухлылар

    1979-1989 елгы Әфганстан сугыш чорында аның территориясендә барган хәрби бәрелешләрдә 39 яңачишмәле катнашкан. Тик ул сугыштан бар да исән-имин әйләнеп кайта алмаган. Өргәнче егете Виталий Норкинны туганнары цинк табутта каршылыйлар (аның гаиләсе хәзер Түбән Камада яши). Үз аягы белән кайта алганнарның да алтысы бүгенгесе көндә бакыйлыкта. Якташларыбызның кайберләре Рәсәйнең башка...

    Сержант Николай Суслов белән өлкән сержант Сергей Павлов та аны бик әйбәт хәтерлиләр. Николай Суслов Екатерина Бистәсендә туып үсә, 1984 елны Армиягә чакырыла, ярты еллап Ашхабадта "учебка" үтә, аннан ел ярым Әфганстанның үзәгендә - Кабул шәһәрендә хезмәт итә.
    -Туганнарыма кайда хезмәт итүемне язарга кыймадым, борчыйсым килмәде, - ди Николай. - Явыз "рухлар" кулыннан үлермен дип беркайчан уйламадым, гәрчә үлем янәшәбездә йөрсә дә. Егетләр, кайчагында взвод белән һәлак булдылар, - дип искә ала Николай. - Рота составында, взвод командиры ярдәмчесе буларак, бер утка тотылган икенче взводка ярдәмгә килдек. Теге 25 солдатның исә бишесе генә исән калды, өчесен каты яралы хәлдә госпитальгә илттек. -Совет солдатлары өчен иң авыры сугышның беренче еллары булды, ул чакларда "рухлар" солдатларны взводы белән суеп чыгалар иде. Аннан без саграк эш итәргә өйрәндек. Шулай да дустым Геннадий Есин кулсыз калды - ул хәзер Чистайда яши. Сугыш сугыш инде ул, аны искә төшерүе дә куркыныч, тик ул хәзер дә төшләргә кереп йөдәтә.
    Хәзер Николай Суслов Яңа Чишмәдә яши, башка иптәшләре кебек, инвалид булуына карамастан эшли, сер түгел - пенсиясе аз (Әфган сугышында катнашучыларга дәүләт биргән пособие ике мең сумнан аз гына артыграк). Гаиләсе, ике улы бар, авылда карт әнисе яши.
    Сергей Павлов - яңачишмәле, ул 1987 елны армиягә чакырыла. Термез шәһәрендә өйрәнүләр үтә, шуннан аларны самолетка утыртып Шиндантка җибәрәләр. Аның бурычы - аэродромны саклау була.
    - Сугышчан хәрәкәтләрдә мин катнашмадым, әмма аэродромны утка тотулар еш булды. Көндез аэродромга гади киемнәр кигән кешеләр еш килә иде, алар безнең белән сөйләшергә тырышып, нидер карап, белешкәләп йөри иделәр. Кеше кеше инде ул, синең каршыңда әллә дошман басып тора, әллә яхшы кеше - каян беләсең - дип сөйли Сергей. Ә безнең очучылар һәр көнне самолетларда очты, ә без алар өчен кайгырып озатып кала һәм кире кайтуларын түземсезлек белән көтә идек. Соңгы самолет полосага утыргач кына борчылуларыбыз юкка чыга иде, алар совет солдатлары - иптәшләребез һәм исән-имин әйләнеп кайтулары икеле иде. Бәхеткә, минем хезмәт итү чорымда андый бәхетсезлек булмады.
    - Сергей, Әфганстанда хезмәт итәсеңне белгәч, ни хакта уйладың?
    - Беренче чиратта әнием, әтием һәм сеңелем турында уйладым. Алар минем өчен борчылып тордылар, хатларны да еш яздылар, мин гел тынычландыра килдем - минем белән бар да тәртиптә,- дия идем. Ике елдан исән-имин өйгә кайттым. Өйләндем, хәзер ике балам бар.
    - Хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсең соң?
    - Үз эшемне ачкан идем, тик "ирек бирмәделәр". Сәламәтлегем шәптән булмаса да эшлим. Күптән түгел инвалидлыкны да алдылар, Николай Сусловның да, Сергей Павловның да күкрәкләрендә икешәр медаль: "Батырлык өчен" һәм "Рәхмәтле әфган халкыннан сугышчы-интернационалистка" медальләре ялтырый. "СССРның Кораллы көчләренә 70 ел" медален өйләренә кайткач алганнар. Элеккеге сугышчы-интернационалистлар аз сүзлеләр, шуңа да ачылып китеп сөйләмиләр. Тик аларның үзара сөйләшер сүзләре күп. Аларның элемтәләре дә нык.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: