Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Коточкыч авариядә дүрт кешенең гомере өзелгән

9 июль төнендә, сәгать 2 ләр тирәсендә, Казан-Оренбург трассасы белән Яңа Чишмә-Түбән Кама автомобиль юлы кисешкән урында (Әдәмсә тирәсендәге юл чаты) зур авария булган, нәтиҗәдә дүрт кешенең гомере өзелгән. Чакыру алынуга авария булган урынга тиз арада МЧС хезмәте һәм медиклар килеп җиткән. Юллар чатында "Опель" (4 кешенең Соль-Илецкидан Казанга кайтулары...

9 июль төнендә, сәгать 2 ләр тирәсендә, Казан-Оренбург трассасы белән Яңа Чишмә-Түбән Кама автомобиль юлы кисешкән урында (Әдәмсә тирәсендәге юл чаты) зур авария булган, нәтиҗәдә дүрт кешенең гомере өзелгән.
Чакыру алынуга авария булган урынга тиз арада МЧС хезмәте һәм медиклар килеп җиткән. Юллар чатында "Опель" (4 кешенең Соль-Илецкидан Казанга кайтулары булган) һәм Түбән Камадан килүче "Мазда" автомобильләре (гаилә: ир белән хатын һәм кызлары утырган булган) бәрелешкән.
ЮТҺ урынында машина йөртүчеләрнең икесе дә һәлак булган: 57 яшьлек Васильево поселогы кешесе Д. Валерий һәм 53 яшьлек Түбән Кама кешесе С. Рәшит. Аның хатыны 48 яшьлек С. Фәридә "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән кабул итү бүлегенә китерелгәч, 15 минуттан алган яраларыннан җан биргән.
"Опель" пассажиры 25 яшьлек Руслан Р. алган җәрәхәтләреннән операция өстәлендә җан биргән.
Һәлак булган Рәшит һәм Фәридәнең 14 яшьлек кызлары җиңелчә һәм уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган, ул РҮХ-дә ята.
"Опель" пассажиркасы 23 яшьлек Виктория Ц. җиңел һәм уртача дәрәҗәдәге бәрелүләр алган, өстәвенә ул йөкле дә. Аны Чистай хастаханәсенә озатканнар. Аның 4 яшьлек улы җиңелчә генә зыян күргән, аяк-куллары бәрелгән һәм сыдырылган, ул әнисе белән бергә.
Әлеге юл чатында аварияләр еш була һәм, мөгаен, анда светофор кую кирәктер.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев