Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Кулланучылар саны арта

2014 елда һәм 2015 елның башында Яңа Чишмә РЭЭЧ-дә нинди үзгәрешләр булган, аның җитәкчесе Кадрия Насыйрова безгә шул хакта сөйләде. -Беренчедән, 2015 елның 1 гыйнварыннан бирле Яңа Чишмә РЭЭЧ "Таттелеком" ААҖ-нең Әлмәт ЗУЭС-ка караган Чистай районара электр элемтә челтәре бүлекчәсе булып санала. -Яңа Чишмә электр элемтәсе цехының куәте һәм мөмкинлекләре...

2014 елда һәм 2015 елның башында Яңа Чишмә РЭЭЧ-дә нинди үзгәрешләр булган, аның җитәкчесе Кадрия Насыйрова безгә шул хакта сөйләде.
-Беренчедән, 2015 елның 1 гыйнварыннан бирле Яңа Чишмә РЭЭЧ "Таттелеком" ААҖ-нең Әлмәт ЗУЭС-ка караган Чистай районара электр элемтә челтәре бүлекчәсе булып санала.
-Яңа Чишмә электр элемтәсе цехының куәте һәм мөмкинлекләре турында сөйләсәгез иде. 2014 елда яңалыклар кертелдеме?
-Районда барлыгы 7304 кеше элемтә хезмәтләреннән файдалана, шуның 3352-се телефон абонентлары, 2536 кеше - интернеттан, 1315-е - телевидениедән, 101 абонент кәрәзле элемтәдән файдалана. Районда телефоннан файдаланучылар байтак - 100 кешегә 25% тәшкил итә - бу Чистай МРУЭС-та беренче урында. Барлыгы 20 телефон станциясе хезмәт күрсәтә, кабельле элемтә линияләренең озынлыгы - 844,7 км, шуның 711 км-ы - бакыр, 133,7 км-ы оптико-сүсле. Узган ел тагын 124 телефон куелды. Торак пунктларда Интернетка тоташу өчен 25 үтемлелек узелы оештырылды. Быел 2 айда 312 абонент интернетка тоташтырылды, бу 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда 109-га күбрәк. IР-TV хезмәтләреннән 18 торак пунктта файдалана алалар, 2014 елда бу хезмәткә 311 клиент тоташтырылды. Барлык торак пунктларда 32 данә таксофон эшли.
-"Таттелеком" ААҖ тәкъдим иткән кәрәзле элемтәнең чагыштырмача яңа хезмәтләре турында сөйләсәгез икән?
-Әйе, чынлап та, бүгенгесе көндә кәрәзле элемтә хезмәтләре зур темпта үсә. Бу хезмәт республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында күрсәтелә. Безнең районда шундый 180 абонент исәпләнә. Кәрәзле элемтә мәйданчыгын киңәйтү өчен яңа база станцияләрен монтажлау һәм файдалануга тапшыру буенча эш алып барыла. 2014 елны кабул ителә торган сигналларның сыйфатын яхшырту өчен яңа төзелгән 8 база станциясенә чаклы гомуми озынлыгы 3,6 км (384 мең сумлык) озынлыкта сүсле-оптик элемтә линиясе сузылды. Бүгенгесе көндә районда 11 база станциясе эшли. Быел Рус Чабаксарында бер база станциясе төзеп, файдалануга тапшырырга планлаштырабыз.
"Кәрәзле элемтә" челтәре җиһазы бүгенгесе көндә иң алдынгысы - мәгълүматларны үткәргечсез тапшыру стандарты (Интернет), ул секундына 30 Мбитка чаклы тизлектә тапшырырга сәләтле. 12 авыл китапханәсендә һәм Яңа Чишмәдә сәүдә офисында Интернетка күмәкләп керү пункты эшли.
-2014 елда нәрсәләр эшләнде соң?
-Безнең цех станцияара элемтәнең бакыр кабельләрен сүсле-оптикка алыштыру буенча актив эш алып бара. 2014 елда ул Яңа Чишмә - Петропавел участогында 8,5 км озынлыкта сузылды. Ул тагын "Просто молоко" ИК" ҖЧҖ оешмасына, суд приставлары идарәсенә, ТР буенча УФСИН филиалы, прокуратурага чаклы үткәрелде. План буенча Красный Октябрь, Яңа Чишмә, Чаллы Башы, Петропавел Бистәсе, Яңа Иванаево авылларында кабельле элемтә линияләренә агымдагы ремонт эшләре үткәрелде.
-Яңа Чишмә электр элемтәсе цехының быелга бурычлары нинди?
-Без 2015 елга расланган план буенча шундый ук эшләр башкарачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев