Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кырымга сәфәр вакыты августка күчерелде

    Шефлыкка алынган "Сәмум" кораблендә хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләре белән берлектә район делегациясенең һәр елны июль аенда Кырымга сәфәр чыгуы мәгълүм, быел ул августка күчерелә. -Хәзергесе вакытта "Сәмум" корабле Урта диңгездә Сирия яр буйларында хәрби бурычын үти, - дип хәбәр итте безгә район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк. -Без корабль...

    Шефлыкка алынган "Сәмум" кораблендә хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләре белән берлектә район делегациясенең һәр елны июль аенда Кырымга сәфәр чыгуы мәгълүм, быел ул августка күчерелә.
    -Хәзергесе вакытта "Сәмум" корабле Урта диңгездә Сирия яр буйларында хәрби бурычын үти, - дип хәбәр итте безгә район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк. -Без корабль җитәкчеләре белән элемтәгә кердек һәм алар хәлләрнең тәртиптә булуын, августның беренче ун көнендә Севастопольгә кайтырга җыенуларын хәбәр иттеләр, - диде ул.
    Әти-әниләр балаларын август урталарында күрә алачаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: