Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Өлкәннәргә игътибар – гомуми кайгырту

Ел саен алтын көзләр җиткәч, без бөтен көчләрен, белемнәрен биреп яшь буынны тәрбияләгән өлкәннәрне хөрмәтлибез.

Яңа Чишмә районында 2013 елның 1 октябрена 70 яшькә җиткән 1710 кеше яши. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районда планлаштырылган барлык чаралар югары дәрәҗәдә үтте.
Һәр торак пунктта бик матур өстәлләр - мул табыннар янында очрашулар үтте, шул хөрмәткә мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән хәзерләнгән концертлар бирелде.
Районда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чараларда муниципаль район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе, социаль яклау, пенсия фонды бүлекләре белгечләре, беркетелгән район активы да катнашу күркәм традициягә әверелде. Практика мондый очрашуларның ветераннарыбызга кирәк булуын күрсәтте, шушы чараларны үткәрү нәтиҗәсендә пенсия белән тәэмин итүдә социаль яклау, медицина хезмәте күрсәтү өлкәләрендә район җитәкчеләре күргән чаралар турында халыкның мәгълүматы арта. Халык белән очрашулар нәтиҗәсе буларак район буенча гомуми мәгълүмат туплана һәм башкарылган эшләргә нәтиҗә ясала - анализлана. Учреждениеләрдә, оешмаларда хезмәт коллективларында чәй мәҗлесләре үтте, өлкәннәргә азык-төлек пакетлары тапшырылды. Ункөнлек барышында Картлар йортында яшәүчеләр өчен концертлар, котлаулар белән чаралар үткәрелде. Район кешеләре һәм эшмәкәрләре Картлар йортында яшәүчеләргә иганә ярдәме күрсәттеләр - азык-төлек белән ярдәм иттеләр.
"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге елдагыча "Без синең өеңдәге җылыны саклыйбыз" акциясе үткәрде. Акциядә 20 социаль хезмәткәр һәм район мәктәпләреннән 15 укучы катнашты. Шушы акция нәтиҗәсендә хезмәт күрсәтелгән 105 пенсионер кышны чиста һәм җылытылган тәрәзәләр белән каршылаячак.
Үзәк белгечләре Шахмай һәм Чаллы Башы авылларындагы өйгә барып хезмәт күрсәтелүче пенсионерлар белән "Алтын көз" дип аталган бәйрәм чарасы үткәрделәр. Өйләрендә 10 пенсионерны һәм пенсиягә чыккан 7 хезмәткәрне котладылар, аларга азык-төлекләр салынган пакетлар тапшырдылар. Зирекледә һәм Яңа Чишмәдә шәфкать туташлары "Өлкән яшьтә туклану үзенчәлекләре" дип аталган лекция белән чыгыш ясадылар һәм "Иң файдалы яшелчәләр" буклеты тараттылар. Хезмәт күрсәтелүче һәр пенсионер белән физик активлыкны саклау һәм организмны ныгыту өчен иртәнге гимнастика комплексы үткәрелде. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатып алынган продукцияләрне бушлай китерү оештырылган иде.
Быелгы өлкәннәр ункөнлегендә "Игелек һәм хөрмәт" дип аталган баш астында мәдәният бүлеге тарафыннан ветераннарны хөрмәтләү кичәләре һәм хәйрия концертлары үткәрелгән. Бу көннәрдә "Селяночка" ветераннар ансамбле Яңа Чишмәдәге Картлар йортында, Красный Октябрь, Петропавел Мәдәният йортларында хәйрия концертлары куйды.
Кино челтәре хезмәткәрләре РМЙ белән берлектә бушлай документаль һәм нәфис фильм күрсәтүне оештырганнар, шулай ук "Игелеккә чикләр юк" дип аталган хәйрия акциясе үткәрелгән иде. Районның барлык китапханәләрендә "Чәчләргә чал төшкән, ә күңел яшь әле" дигән тематик күргәзмә оештырылган. Һәр елны өлкәннәр ункөнлегендә авыл китапханәчеләре өлкән кешеләрнең өйләрендә булып, котлау открыткалары тараттылар.
9 октябрьдә "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек тарафыннан йөзү, шулай ук пенсионерлар арасында шашка һәм шахмат буенча ярышлар үткәрелгән.
10 октябрьдә Мәшгульлек үзәге пенсиягә җитү яшендәгеләр һәм пенсия яшендәге кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Ярминкәдә барлыгы әлеге категориягә керүче 4 кеше катнашкан. 10 октябрь көненә Мәшгульлек үзәге мәгълүматлар базасында чишенү бүлмәсендә эшләүче хатын-кыз (гардеробщица), икмәк пешерүче, хуҗалык мөдире вакансияләре бар иде.Мәгариф учреждениеләрендә Өлкәннәр көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үткән. "Хезмәт десанты" акциясе оешкан төстә узган, өлкәннәргә яшелчәләр җыю, бакча казу, ишегалларын җыештыру кебек ярдәм күрсәтелгән. Яңа Чишмә урта мәктәбендә концерт программасы һәм чәй табыны белән кичә үткәрелгән.
Барлык мәгълүматлар район сайтында һәм "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X