Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Мошенниклар Яңа Чишмәдә яшәүчене 500 мең сумга алдаганнар

Узган атнада ЭЭМБ нең кизү тору часте тарафыннан 17 хәбәр теркәлгән, 1 җинаять эше кузгатылган.

Мошенниклык
2019 елның 22 августыннан 25 сентябренә кадәр билгесез зат, билгеләнмәгән урында булганда, алдау юлы белән (фонд биржасында катнашу һәм табыш алу сылтавы белән) Яңа Чишмәдә яшәүче гр. К.ның 500 мең сум күләмендә акчасын урлаган.
Акча мошенникка банк карталарына күчерелгән.
Интернет аша акча белән алыш-биреш ясаганда игътибарлы һәм уяу булыгыз, таныш булмаган кешеләргә беркайчан да ышанмагыз, аларга үзегезнең банк картасы мәгълүматлары турында хәбәр итмәгез.
Руль артында исерек
Бер атна эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре 70 машина йөртүчене административ җаваплылыкка тарткан, аларның икесе исерек хәлдә булган. Бу – Петропавел Бистәсендә яшәүче гр. Б. һәм Волчья Бистәсеннән гр. З.  Нәтиҗәсе күңелсез –  икесенә дә 30 шар мең сум штраф һәм ел ярым машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев