Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Наилә ЗАКИРОВА: «Безнең районда үзара мөнәсәбәтләр яхшы»

    Яңа Чишмә муниципаль район Советының үткән утырышында район башлыгы урынбасары Наилә Закирова районда конфессиональара һәм милләтара мөнәсәбәтләр торышы һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар турындагы информация белән чыгыш ясаган иде. Әлеге информация газета укучыларыбыз өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйбыз һәм аны бераз кыскартулар белән бастырабыз.

    Безнең районда дини хәлләр торышын тотрыклы дип әйтергә мөмкин, аерым конфликтлы хәлләр һәм проблемалар күзәтелми. Районда чиркәү һәм мөселман советлары оештырылган, аларның составына дин әһелләре генә түгел, ә район учреждениеләре җитәкчеләре дә керә.
    Район территориясендә төрле милләт кешеләре үзара килешеп һәм бер-берсен хөрмәт итеп яши: татарлар - 43,4%, руслар - 50,9%, чуашлар - 4,1% һәм башка милләттән булган халык 1,6% ны тәшкил итә.
    Татарстан Республикасындагы кебек үк, безнең районда да татарлар, руслар, чуашлар арасында үзара мөнәсәбәтләр яхшы. Һәм теләге булган һәр кеше ирекле төстә үз ата-бабасы динен тота ала.
    Төп игътибарны без гражданнарны, иң элек яшь буынны үз мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә һәм районда яшәүче халык йолаларына хөрмәт белән карау рухында тәрбияләүгә бирергә тырышабыз.
    «2014-2020 елларга ТР дәүләт телләрен, ТР да башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дип аталган Дәүләт программасы нигезендә әлеге программаны тормышка ашыру буенча мәгариф бүлеге тарафыннан чаралар планы кабул ителде.
    Районның 25 гомуми белем бирүче мәктәбендә 1669 бала укый, шул исәптә 876ысы урыс милләтеннән, 682 - татар, 74 - чуаш, 5 бала - төрле милләттән.
    Мәктәпкәчә белем бирүче 21 учреҗдениедә 712 бала тәрбияләнә, шул исәптә 441 бала урыс милләтеннән, 242 - татар, 29 - чуаш.
    Гомуми белем бирү учреҗдениеләренең 14ендә укыту һәм тәрбияләү үзләренең туган телләрендә - рус телендә алып барыла, монда укучыларның 100%ы татар телен дәүләт теле буларак өйрәнәләр. Татар балаларын үз телләрендә тәрбияләү һәм укыту 68%ны тәшкил итә. Чуаш Чабаксары мәктәбендә чуаш милләтендәге 49 укучы үз телләрен фән буларак өйрәнәләр (100%). Чуаш Чабаксары авылындагы "Колосок" балалар бакчасында балалар үз телләрендә - чуаш телендә тәрбияләнә.
    Районда татар һәм рус теле, әдәбият укытучыларының семинарлары үткәрелә, анда фән буенча дәрес бирү проблемалары карала. Белем бирү учреждениеләрендә телне өйрәнүне арттыруга, Халыкара туган тел көненә, Грамоталылык көненә багышланган чаралар үткәрелә, апрельдә традиция буенча туган тел айлыгы, рус телле укучылар белән "Мин татарча сөйләшәм", чуаш балалары өчен "Мин юратны чув челхе" ("Мин үз чуаш телемне яратам"), "Дөрес сөйләшергә өйрәнәбез" ("Чувашла калашма зренеттер") кебек чаралар үткәрелә. Дәресләр татар телендә алып барылучы мәктәпләрдә, нигездә, фәннәр туган телдә укытыла. Яңа Чишмә гимназиясендә һәм башлангыч мәктәптә, Зирекле лицеенда ата-аналар теләге буенча кайбер фәннәр рус телендә алып барыла.
    Белем бирү, мәгариф турында сүз барганда, яңа "Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре" уку-укыту курсы турында да әйтү кирәктер. Бу курс гомуми белем бирү, дөньяви характерга ия.
    Белем бирү учреждениеләренең әлеге курсны кертүгә әзерлек мониторингын үткәргәндә курсны алып баруга укытучылар сайлау үткәрелде, шуның белән бергә әлеге фән буенча белемнәрен күтәрү курсларын үтү-үтмәүләре исәпкә алынды, укытучыларны сайлап алганда аларның шәхси һәм кешелек сыйфатлары мөһим факторларның берсе булып тора. Әлеге курсны өйрәнүдә ата-ана катнашуының әһәмиятле булуын бәяләве авыр. Иҗади сораулар - биремнәр системасы шундый итеп төзелгән, аларны әзерләү өчен укучылар үзләренең әти- әниләре, башка олырак кешеләрнең тәҗрибәсенә таяна, теге яки бу мәсьәлә буенча аларның фикерен белә, гаилә тормышы традицияләре белән таныша.
    Мәдәният эшчәнлеге өлкәсе дә кешене рухи-әхлакый тәрбияләү, иң элек, гражданлык бердәмлеге, патриотизм һәм интернационализм, террорчылык, экстремизм һәм ксенофобия кебек гамәлләргә каршы көрәш мәсьәләләрендә аерылгысыз өлеш булып тора. Динне яңадан торгызуга, милли үзаңны тудыруга районда зур игътибар бирелә, ә моның өчен бездә яхшы потенциал бар, болар:
    -"Сурэкэ" керәшен халык фольклор коллективы (Ленино авылы);
    -"Яшьләр" татар халык театр коллективы (Чаллы Башы);
    -"Рябинушка" рус халык фольклор коллективы (Черемухово Бистәсе);
    -"Сувенир" халык вокаль-инструменталь ансамбле (Яңа Иванаево авылы);
    -"Архангельская краса" рус халык вокаль коллективы (Архангел Бистәсе);
    -"Илем" чуаш халык җыр һәм бию ансамбле (Чуаш Чабаксары).
    Әлеге коллективларда барлык милләт халкы бар һәм бүгенгесе көндә алар халыкчан булып санала.
    Төрле милләт халыклары арасында дуслыкны ныгыту максатларында район территориясендә ел саен 2010 елдан башлап май аенда "Милли кухня көннәре" дип аталган бик тә кызыклы конкурс үткәрелә. 2013 елда шушы конкурста 1500 дән артык укучы һәм бакчага йөрүче бала, 1000 нән артык олы кеше катнашты. Конкурс үткән көннәрдә аз тәэмин ителгән гражданнар, ишле гаиләләр, инвалидлар бушлай тукланалар.
    Аннан чыгыш ясаучы районда диннең һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышына тукталды.
    -Районда барлыгы 11 мәчет, 4 чиркәү эшләп килә, Волчья Бистәсендә бишенчесе төзелә, быел җәй ул файдалануга тапшырылачак. Шулай ук Екатерина Бистәсендә, Горшково һәм Ленинода да гыйбадәт йортлары бар. Нәтиҗәдә православие диненә кагылышлы учреждениеләр барлыгы - 8, ә поплар дүртәү генә (аларның берсенә - 30 яшь, берсе 60 тан узган, икесе - 60 яшькәчә), ә район мәчетләрендә 12 имам эшли, сигезесе 60 яшьтән узган. 4 имам гына махсус дини белемле. Шулай булгач, бездә рухани кадрлар проблемасы бар һәм ул зур.
    Православие диненә килгәндә, гыйбадәт кылу өчен шартлар бар, кылучысы гына юк. Әгәр өлкән яшьтәге 8 имамыбыз да имам булудан баш тартса, район мәчетләрендә дә шул ук хәл кабатланачак.
    Проблемалар булуга карамастан, без инде ничә еллар мөселман һәм православие бәйрәмнәрен үткәреп киләбез, бер-беребезне ихтирам итәбез. "Корбан" бәйрәме бик матур уздырыла, быел ул 13 нче мәртәбә уздырылды, анда мәртәбәле кунак - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт тә катнашты, районның барлык мәчетләрендә Корбан ашлары узды. Мәүлет һәм Ураза гаете бәйрәмнәре дә популярлыгын югалтмый. 2013 елда Петропавел Бистәсендә һәм Яңа Чишмә авылында православие чиркәүләрен изгеләндерү кебек мөһим вакыйгалар үтте, ул изге бәйрәм көннәренә туры китереп үткәрелде һәм анда Митрополит Анастасий да катнашты.
    Раштуа, Питрау көне, Петр һәм Феврония көне, Троица бәйрәмнәре бик актив үтә.
    Руханилык җитәкчеләренең дә, теләсә кайсы учреждение җитәкчеләре кебек үк, проблемалары һәм хәл ителмәгән мәсьәләләре байтак, болар: җирне һәм биналарны рәсмиләштерү, коммуналь хезмәтләргә түләү, янгын куркынычсызлыгын, сакланышын тәэмин итү һ.б.
    Җирле үзидарә органнарының дини оешмалар белән тыгыз элемтәдә торуы үз нәтиҗәләрен бирә. Район җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары А.А. Симаков һәм А.Ш. Фәхретдинов безнең дин әһелләренең мөрәҗәгатен игътибарсыз калдырганнары юк.
    Районда миграция хәлләре турында
    МХФИ (УФМС) мәгълүматлары буенча бүгенгесе көндә районда 89 чит ил гражданы яши. Шуларның 50 се вакытлыча яшәргә теркәлгән, 39-сының яшәү хокукы бар. Район территориясендә яшәүче мигрантлар Урта Азия һәм Төньяк Кавказдан килгән гражданнар (кыргызлар, үзбәкләр, таҗиклар һәм азербайҗаннар). Аларның күбесе Яңа Чишмә авылында яши.
    Чит илләрдән килгән гражданнар этник диаспораларга берләшмәгәннәр, аерым-аерым яшиләр. Район территориясендә аларның мәдәни үзәкләре, иҗтимагый һәм дини берләшмәләре юк. Соңгы ике елда республикабызның кайбер районнарында миграция агымына бәйле рәвештә милләтара мөнәсәбәтләр киеренкеләнде. Шунлыктан муниципаль власть органнарының эше этник һәм дини нигездә низагларны булдырмау буенча профилактик чараларны көчәйтүгә юнәлтелергә тиеш.
    Югарыда аталган мәсьәләләрне нәтиҗәлерәк хәл итү максатында район башкарма комитеты республиканың дәүләт милли сәясәте концепциясен тормышка ашыру буенча муниципаль программа эшли. Аның үтәлеше (барышы) агымдагы елның азагында Совет утырышында тыңланачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: