Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Нәрсә сулыйбыз, ни эчәбез

Химик этиология белән агулану җитди проблема булып кала бирә.

2016 елда көнкүрештә кискен химик агуланулар 13 очракта теркәлде (100 мең кешегә 96,1), 2015 елга караганда 2 гә күбрәк. Шуның 9 очрагы медикаментлар белән: 4 яшькәчә балалар - 4 очрак, 16 яшькәчә балалар арасында 1 очрак, 4 яшькәчә тагын 2 бала күсе агуы белән агуланган иде, шулай ук мәгълүм булмаган матдә белән агулануның 2 очрагы теркәлде, шуның берсе - үлем белән тәмамланды ( 40 яшьләрдәге ир-ат исерер өчен шул сыеклыкны эчкән, РКБ-да үлгән). Кискен алкоголь агулануларның бер генә очрагы да теркәлмәде (ТР буенча 100 мең кешегә - 34,6).
2015 һәм 2016 елларда кискен химик агуланулардан үлем очраклары - берәр, 2014 елда - 2 очрак теркәлде, бу 100 мең кешегә 14,2 тәшкил итә.
Хроник һөнәри авырулар теркәлмәде, 2015 елда 1 очрак булды.
ТР Роспотребнадзор хезмәте тарафыннан эчә торган су, атмосфера һавасы, туфрак сыйфатына алынган пробаларны лаборатор тикшерүләр үткәрелә.
Районда эчә торган суның сыйфаты микробиологик күрсәткечләр буенча уңышсыз кала бирә. Әмма гигиена нормативлары таләпләренә туры килмәгән бүлү челтәрләрендәге эчә торган су пробасының чагыштырма авырлыгы кимү күзәтелә: 2016 елда - 10,1%, 2015 елда - 13,1%.
Сайлап алынган 328 су пробасының 33е гигиена нормаларына җавап бирмәде (ТР буенча уртача күрсәткеч 3,3%, ягъни районда 3 тапкырга артык). Микробиологик күрсәткечләр буенча Әгерҗе (18,4%), Чүпрәле (26,1%), Яңа Чишмә, Мөслим (12,4%) районнары уңышсыз санала.
Эчә торган суда табигый микроэлементлар (шул исәптә тозлар, тимер) күп булу район өчен актуаль кала.
Физик - химик составы буенча районның бүлү челтәрләрендә эчә торган суның канәгатьләндерелмәгән проба өлеше 28,1% тәшкил итә (2015 елда 53,0%). Сайлап алган 32 пробаның 9сы - гигиена нормалары таләпләренә җавап бирмәде, ТР буенча уртача күрсәткеч 10,8%.Актаныш (40,0%), Минзәлә (41,7%), Спас (42,2%), Арча (33,3%), Балтач (47,6%), Мөслим (35,7%), Азнакай (66,7%), Чирмешән (59,5%), Аксубай (53,3%), Алексеевск (36,7%), Нурлат (35,9%) районнарында нормативлар буенча туры килмәү уртача республика күрсәткеченнән 3 һәм аннан да күбрәккә артык.
Ел дәвамында туфракка (җиргә) микробиологик һәм химик күрсәткечләр буенча 27 проба тикшерелгән. Химик пычранулар табылмады, ә микробиологик күрсәткечләр буенча 3 проба (яки 11,1%) гигиена нормаларына туры килмәде.
Атмосфера һавасына 8 проба тикшерелде: аның торышы санитар таләпләргә туры килә.
Балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеге
Роспотребнадзор территориаль бүлеге эшендә балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыруда контрольлек итүгә зур игътибар бирелә. 2016 елда лагерьларда барлыгы 660 бала ял иткән. Тәэсирле савыктыргыч нәтиҗә (эффект) 623 балада (94,4%), йомшак савыктыргыч нәтиҗә 30 балада (4,5%) билгеләп үтелде, 7 балада савыктыргыч нәтиҗә (1,1%) билгеләп үтелмәгән. Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында төркем белән йогышлы авырулар белән авырау һәм азык белән агулану очраклары теркәлмәде.
Укучылар сәламәтлегенә тәэсир итүче төп факторларның берсе булып мәктәп эчендәге мохит тора. Канәгатьләнмәслек санитар - гигиеник шартлар (тиешенчә яктыртылмау, җиһазның балаларга туры килмәве) балалар организмына тискәре йогынты ясый. Шулай итеп, балаларның авырау дәрәҗәсе белән уку һәм тәрбияләү шартлары арасында үзара бәйләнеш күзәтелә. Балалар бакчасына йөри башлаганчы ук күз күреме начарлана башлаучы балалар саны арта, мәктәп тәмамлаган вакытка 3,6 дан 20%ка чаклы. Тикшергән вакытта эш урыннарының 1,4%ында яктылык дәрәҗәсе норматив таләпләргә туры килмәве ачыкланды, әмма шуны уңай яктан билгеләп үтү кирәктер, бу күрсәткеч 5,1дән 1,4%ка чаклы кимеде. Уку җиһазларының балалар буена һәм яшенә туры килмәве аркасында сын-гәүдә торышы бозылу һәм сколиоз буенча да шундый ук хәл күзәтелә. Гомум белем бирү учреждениеләрендә үткәрелгән үлчәүләрдән күренгәнчә,җиһазларның 12,1%ы балалар буе һәм яшенә туры килми. Заманча җиһаз сатып алу актуаль булып кала бирә, атап әйткәндә , биеклеген көйләп була торган мәктәп җиһазы.
(Ахыры бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев