Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Пассажирлар агымы арта

Яңа Чишмә районы Татарстан Республикасының үзәгендә - көньяк-көнчыгыш юнәлешендә урнашкан. Районга Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре якын. Районнан читкә чыгу район кешеләре өчен гел проблемалы иде. Халыкның үтенече буенча район үзәгендә Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән яңа автовокзал бинасы төзелде.

Автовокзал бинасы бик матур һәм уңайлы килеп чыкты. Урыны да җайлы. Бинада 40 урынга исәпләнгән көтеп тору залы, бала һәм ана өчен бүлмә, шоферларга ял итү бүлмәләре бар, телевизорлар эшләп тора, кафесы, бәдрәфе дә шунда, касса соңгы техника белән җиһазланган - компьютерлар ярдәмендә билетка заказ бирергә, безнең аша үтүче транзит автобусларында булган урыннарны белешергә мөмкин. Барлык транзит рейслар да (Самарага, Ульянга, Казанга, Яр Чаллыга һ.б.) автовокзалга сугылып уза. Хәзергесе вакытта Яңа Чишмә - Казан маршрутында шәһарара автобус элемтәсе урнаштырылган, халык соравын өйрәнү нәтиҗәсендә атнага өч мәртәбә Яңа Чишмә - Әлмәт автобусы йөри. Автовокзалдан көн саен көнгә 2 мәртәбә район эчендә дүрт юнәлештә автобуслар җибәрелә: Черемухово, Петропавел Бистәләре, Чуаш Чабаксары, Зирекле авылларына автобус йөри. Шушы автобусларга утырып район үзәгенә килү мөмкин.
Октябрь урталарында яңа - Яңа Чишмә-Яр Чаллы маршруты ачылу көтелә, ул көн саен йөриячәк. Автовокзал эшчәнлеген өйрәнү мониторингы күрсәткәнчә, май аенда автовокзалдан 775 пассажир озатылса, августта 1063 пассажир төрле юнәлештә сәфәр чыккан. Автобуслар расписаниесе белән тәфсилләбрәк Яңа Чишмә муниципаль район сайтында (http://novoshishminsk.tatar.ru) танышырга мөмкин.
Район башкарма комитеты икътисад бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев