Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Сез – язның җылы нуры

Ел са­ен июнь ае­ның өчен­че як­шәм­бе­сен­дә ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре һө­нә­ри бәй­рәм­нә­рен бил­ге­ләп үтә­ләр. Әле­ге бәй­рәм кө­нен­дә Яңа Чиш­мә РҮХ баш та­би­бы Ри­шат Би­ла­лов хез­мәт­тәш­лә­ре бе­лән бер­гә­ләп эш­кә нә­ти­җә ясый­лар, кот­лау­лар ка­бул итә­ләр һәм ал­дын­гы­лар­ны хөр­мәт­ли­ләр.

Ел са­ен ра­йон уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә эш­ләү­че та­биб­лар са­ны­ның ар­туы бик тә сө­ен­де­рә, шул сә­бәп­ле күр­сә­те­лә тор­ган хез­мәт­ләр­нең сый­фа­ты ях­шы­ра, са­ны ар­та ба­ра, та­биб-бел­геч­ләр­гә чи­рат то­ру­лар да ки­ми. Элек рент­ге­но­лог юк иде, йө­рәк­кә УЗИ да ясал­ма­ды. 2013 ел­да та­биб-рент­ге­но­лог хә­зер­лән­гән, УЗИ та­би­бы МКДЦ да өс­тә­мә уку­лар­да бул­ган.

1 июнь­гә бул­ган то­рыш бу­ен­ча ра­йон­ның дә­ва­лау-про­фи­лак­тик уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә (ДПУ) 32 та­биб һәм 129 мах­сус ур­та бе­лем­ле ме­ди­ци­на хез­мәт­кә­ре эш­ли. Яңа Чиш­мә дә­ва­лау уч­реж­де­ни­е­лә­ре ра­йон ДПУ-ла­ры ара­сын­да та­биб­лар бе­лән тәэ­мин ител­гән­лек бу­ен­ча ТР да иң ях­шы по­зи­ци­я­ләр­нең бер­сен алып то­ра. КД­МУ ба­за­сын­да та­биб-бел­геч­ләр әзер­ләү бу­ен­ча эш дә­вам итә. Хә­зер­ге­се ва­кыт­та ан­да бар­лы­гы мак­сат­лы конт­ракт сис­те­ма­сы бу­ен­ча җи­бә­рел­гән 9 сту­дент бе­лем эс­ти. "Земст­во та­би­бы" прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да яшь та­биб­лар: те­ра­певт, ба­ла­лар хи­рур­гы, сто­ма­то­лог да­и­ми эш­кә ка­бул ител­гән.

Мат­ди-тех­ник ба­за­ны ны­гы­ту бу­ен­ча бил­ге­ле бер эш баш­ка­рыл­ган: "Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сын­да бе­рен­чел ме­дик-са­ни­тар яр­дәм­не ях­шыр­ту (ка­мил­ләш­те­рү)" дип атал­ган рес­пуб­ли­ка мак­сат­лы прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да Чал­лы Ба­шын­да мо­дуль­ле ФАП тө­зел­де. "2020 ел­га чак­лы авыл­ны со­ци­аль үс­те­рү" мак­сат­лы Фе­де­раль прог­рам­ма кы­са­ла­рын­да Рус Ча­бак­са­рын­да да мо­дуль­ле ФАП тө­зе­ле­ше баш­лан­ган. Ле­ни­но, Горш­ко­во, Чер­туш, Яңа Ива­на­е­во, Н.П. Ле­бед­ка, Әдәм­сә ФАП­ла­рын­да ка­пи­таль ре­монт үт­кә­рел­гән. Зи­рек­ле учас­ток хас­та­ха­нә­се­нә ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре алып ба­ры­ла. Ре­монт эш­лә­ре­нә һәм ки­рәк­ле җи­һаз­лар­га 5 млн. сум ак­ча бү­леп би­рел­гән. "Сә­ла­мәт­лек" мил­ли про­ек­тын тор­мыш­ка ашы­ру кы­са­ла­рын­да юга­ры тех­но­ло­гик яр­дәм күр­сә­тү бу­ен­ча эш дә­вам ит­те­ре­лә. 2012 ел­да әле­ге прог­рам­ма бу­ен­ча Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да яшәү­че 224 ке­ше­гә яр­дәм күр­сә­тел­гән. Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­на­шу­чы­лар­га һәм ин­ва­лид­лар­га дис­пан­се­ри­за­ция үт­кә­рел­гән. Бу әһә­ми­ят­ле көн­дә ра­йон хал­кы сә­ла­мәт­ле­ге са­гын­да озак ел­лар буе хез­мәт куй­ган ка­дер­ле ве­те­ран­нарны да ис­кә ала­сы һәм бәй­рәм бе­лән кот­лый­сы ки­лә. А.Ф. Куз­не­цо­ва, Г.Г. Ка­ма­ло­ва, Т.А. Ни­за­ми­е­ва, Е.С. Хо­ли­на, З.С. Бы­ко­ва, М.А. Со­ловь­е­ва, Г.П. Коз­ло­ва, З.Х. Иди­я­тул­ли­на, Е.Ф. Бо­ча­ро­ва, Л.М. Род­ни­на һ.б. бик күп­ләр яшь хез­мәт­тәш­лә­ре­нә ях­шы ос­таз бул­ган­нар. Сез­гә, ка­дер­ле ве­те­ран­нар, сау­лык-сә­ла­мәт­лек, озын-озак һәм бә­хет­ле го­мер итү­е­гез­не те­ли­се ки­лә.

Мәрхүм булган РҮХ та­биб­ла­ры В.К. Гу­сев, Э.Б. Та­бак­чи, И.Н. Дзу­га­е­ва озак ел­лар йө­рәк­лә­ре­без­дә сак­ла­ныр.

Шу­шы бәй­рәм кө­нен­дә без бар­лык ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­рен бәй­рәм­нә­ре - Ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре кө­не бе­лән кот­лый­быз, нык­лы сә­ла­мәт­лек, га­и­лә бә­хе­те һәм һәм­мә­гез­гә дә эше­гез­дә уңыш­лар те­ли­без!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев