Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Сорау - җавап

Кыш көне су туңа Яңа Чишмәдә Заливная урамында урнашкан 24 нче йортта яшәүчеләр: "Ни өчен безнең кышын туңмасын өчен суүткәргечне җылытырга иде дигән соравыбызга җавап сүздә генә калган. Безнең үтенечкә "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасының 9 октябрь санында "Хәбәрдарлык тартмалары" рубрикасы астында җавап бирелгән иде. Анда: "Мөрәҗәгать Яңа Чишмә авыл җирлеге...

Кыш көне су туңа
Яңа Чишмәдә Заливная урамында урнашкан 24 нче йортта яшәүчеләр: "Ни өчен безнең кышын туңмасын өчен суүткәргечне җылытырга иде дигән соравыбызга җавап сүздә генә калган. Безнең үтенечкә "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасының 9 октябрь санында "Хәбәрдарлык тартмалары" рубрикасы астында җавап бирелгән иде. Анда: "Мөрәҗәгать Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан контрольгә алынды. Хәзергесе вакытта суүткәргечне ремонтлауга смета төзелгән, ремонт эшләре "Яңа Чишмә ТКХ КПП" ҖЧҖ-гә йөкләнгән", дип язылган иде. Менә-менә салкыннар башланырга тора, ә ремонт ясаучылар әле һаман күренми", дип борчылып сорыйлар.
Ай буена караңгыда
Район үзәгендә Октябрь урамында яшәүчеләр ни өчен урамнарының икенче ягы (яртысы) яктыртылмавы турында кызыксыналар. "Хәзер шундый вакыт - караңгы иртә төшә, соң гына яктыра. Безгә караңгыда ничек эшкә, мәктәпкә йөрергә, балаларны бакчага илтергә кирәк. Без бу турыда авыл җирлеге башкарма комитетына хәбәр иткән идек инде, әмма әлегә чаклы бернинди үзгәреш тә булмады, электр фонарьлары инде ай буе янмый", диләр.
Ике сорауга да Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов җавап бирә:
-Юллардагы асфальтны бозмас өчен суүткәргечләр яңа технология буенча җылытылачак, анда казу эшләре алып барылмаячак, кабель яңа технология буенча салыначак, киләсе атнада әлеге ремонт эшләре башкарылачак.
Октябрь урамын яктыртуга килгәндә, урамнарны яктырту буенча эшләр элекке фонарьларның файдалану срогы чыгып, аларны алу сәбәпле озакка сузылды. Бу атнада Чистай электрчылары яңа фонарьлар элү эшен башладылар.
Безгә чаклы килеп җитә алмыйсың
Ә Волчья Бистәсе кешеләре авылга кергәндә дә, чыкканда да юлсызлыктан интегүләренә зарланалар. "Шул чаклы пычрак - быкырдык, хәтта тракторда йөрүе дә кыен. Кайчан гына туңдырыр инде, шуны көтәбез, әмма туңдырса да, юллар яхшырыр, дигән өмет юк. Ә янгын чыкса? Берәрсенә "Ашыгыч ярдәм" кирәксә? Ни эшләргә? Әлеге сорауга җавапны Волчья Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Иван Улитин барыннан да яхшырак беләдер. Ул авылдашлары белән килешә, юлга капиталь каты түшәмә таләп ителә, ә әлеге мөһим эшкә акча юк.
-Нигә өметләнергә инде, әлеге дә баягы шул туңдыруга кала. Туңдыргач, АҖ территориясендә урнашкан КФХ бульдозеры белән мөмкинлектән чыгып юлларны тигезләячәкбез, - ди Иван Улитин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев