Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Тал ботагын үз иткәннәр

Яңа Чишмәдә Мишеньдә яшәүче кайбер кешеләр көннәрдән бер көнне иртә белән сәер күренешкә тап булганнар: карт тал ботакларына йорт кошлары - тавыклар менеп кунаклаган.

Ни өчен тавыклар ишегалларындагы гадәтләнгән куначаларын ташлап, агач башына "үрмәләгәннәр" соң?
Төнге сәгать берләрдә Мишеньдә этләр өргән тавыш ишетелә, бу тавыштан уянган халык хафага төшә. Бу хакта тавыклар кунаклаган куаклар тирәсендә җыелган күршеләр сөйләде.
Ә мин исә бер атна элек булган хәлне искә төшердем: иртән иртүк бер тавыгым амбар астына керергә маташкан кебек тоелды миңа. "Хәтта аякларын да җиргә терәп тора", дип уйладым мин. Аны эләктерергә тырыштым, юк шул - аны кемдер үзенә тарта бугай. Тавыкны аягыннан эләктердем дә артка таба тартам, тик минем күзгә күренмәгән "җанвар" миннән көчлерәк булып чыкты, тавыкны һич җибәрми. Көрәш 30 секундлап дәвам итте, ниһаять, түшкә минем кулыма эләкте, тик башсыз. Мондый югалтуны көтмәгән "дошманым" "сугыш сукмагына" чыкты, хәтта шул тирәдә ике өлкән кеше басып торудан да курыкмады. Кулымдагы сәнәгемне күргәч кенә ул шыларга маташты, тик кыска аяклары белән тиз генә чабып китә алмады. «Кая барасың»? - дип кычкыруыма борылып карады да, ашыкмыйча гына кабат үз юлын дәвам итте.
Вакыт-вакыт шулай тавыкларны урлаучы ерткычны үз күзләрем белән күрүемә сөендем дә, ни дисәң дә, чупакабра түгел, сасы көзән икән бит. Ул миңа бик текәлеп карады, аның бу күзләрен күрмәвең хәерлерәктер.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев