Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ветераннарга һәм күп балалы гаиләләргә- Яңа ел бүләкләре

    Яңа ел ал­дын­нан ра­йон җи­тәк­че­ле­ге 90 һәм ан­нан да өл­кән яшь­кә җит­кән су­гыш һәм хез­мәт ве­те­ран­на­рын (ан­дый­лар ра­йон­да 25 ке­ше), шу­лай ук 5 һәм ан­нан да күб­рәк ба­ла­ла­ры бул­ган (ра­йон­да шун­дый 10 га­и­лә бар) күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­гә Яңа ел бү­ләк­лә­ре тап­шыр­ды. Азат МУ­СИН Ве­те­ран­нар­ның кү­бе­се "То­рак - ве­те­ран­нар­га" прог­рам­ма­сы бу­ен­ча...

    Яңа ел ал­дын­нан ра­йон җи­тәк­че­ле­ге 90 һәм ан­нан да өл­кән яшь­кә җит­кән су­гыш һәм хез­мәт ве­те­ран­на­рын (ан­дый­лар ра­йон­да 25 ке­ше), шу­лай ук 5 һәм ан­нан да күб­рәк ба­ла­ла­ры бул­ган (ра­йон­да шун­дый 10 га­и­лә бар) күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­гә Яңа ел бү­ләк­лә­ре тап­шыр­ды.

    Азат МУ­СИН

    Ве­те­ран­нар­ның кү­бе­се "То­рак - ве­те­ран­нар­га" прог­рам­ма­сы бу­ен­ча тө­зел­гән яңа, җы­лы, ма­тур һәм уңай­лы йорт­лар­да яши­ләр, алар­ны ба­ла­ла­ры яки онык­ла­ры һәм со­ци­аль хез­мәт­кәр­ләр ка­рап-­тәр­би­я­ләп то­ра.

    Че­ре­му­хо­во Бис­тә­сен­дә 90 яшь­тән өл­кән­рәк 3 ве­те­ран яши. 28 гыйн­вар­да шу­лар­ның бер­се­нә - Се­мен Кар­точ­кин­га 94 яшь ту­ла­чак. Аны кот­лар­га һәм Яңа ел бү­лә­ге тап­шы­рыр­га ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов кил­де. Се­мен Ва­силь­е­вич үзе­нең яшь чак­ла­рын ис­кә алып, "Бу­ре­вест­ник" сов­хо­зын­да на­мус­лы хез­мәт итү­ен (шу­ның 30 ел­дан ар­тыг­ра­гы - ком­байн­чы), ты­рыш хез­мә­те өчен Ва­тан­ның зур бү­лә­ге­нә - Ле­нин ор­де­ны­на ла­ек бу­луы ха­кын­да сөй­ләп үт­те. Бү­ген ул үзе­нең яңа җы­лы өен­дә кы­зы Ели­за­ве­та бе­лән оны­гы Ми­ша тәр­би­я­сен­дә әсемдә) яши, ә алар үз­лә­ре 7 ба­ла тәр­би­я­ләп үс­тер­гән­нәр. Күп­тән тү­гел Се­мен Ва­силь­е­вич­ның онык­чы­гы да кия­ү­гә чык­кан, тиз­дән ул оны­гы­ның оны­гын да кү­рә­чәк.

    Шун­дый ук ма­тур һәм уңай­лы йорт­та авыл­да та­гын бер ве­те­ран - Алек­сандр Зу­ба­тов яши. Ул үз­лә­ре ту­рын­да - ве­те­ран­нар­ны кай­гыр­тып, игъ­ти­бар һәм кай­гыр­ту­чан­лык күр­сәт­кән­нә­ре өчен ра­йон җи­тәк­че­ле­ге­нә рәх­мәт бел­дер­де. Бу көн­не ра­йон баш­лы­гы 5 ба­ла тәр­би­я­ләү­че Еле­на Ис­ха­ко­ва, Чу­аш Ча­бак­са­рын­да яшәү­че 92 яшь­лек На­талья Лап­шо­ва һәм 4 кыз бе­лән 1 ма­лай тәр­би­я­ләү­че Га­ли­на бе­лән Ана­то­лий Си­до­ров­лар га­и­лә­се­нә бү­ләк­ләр алып бар­ды.

    Баш­ка то­рак пункт­лар­да иш­ле га­и­лә­ләр­гә һәм ве­те­ран­нар яны­на бү­ләк­ләр алып яңа ел кот­ла­вы иреш­те­рер­гә ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва, ра­йон Со­ве­ты ап­па­ра­ты җи­тәк­че­се Ил­дар Фәй­зул­лин, ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов, аның урын­ба­сар­ла­ры На­деж­да Поп­ко­ва, Сер­гей Ба­ра­нов, Ва­лен­ти­на Се­ме­няк һәм Мәх­мүт Го­мә­ров бар­ды­лар.

    Ра­йон­да иң озак яшәү­че Би­би­җа­мал әби Хәй­бул­ли­на­га (Зи­рек­ле­дән) бү­ләк­ләр­не ку­лы­на би­реп бул­ма­ды, ул Әл­мәт­тә яшәү­че кы­зын­да ку­нак­та иде, бы­ел ап­рель аен­да шул ук авыл­дан су­гыш һәм хез­мәт ве­те­ра­ны Габ­дул­ла агай Ва­фин­га да йөз яшь ту­ла.

    Ра­йон­да иң иш­ле га­и­лә - Ак­бү­ре­дән Мин­га­ян һәм Ис­лам Хәй­дә­ров­лар га­и­лә­се, алар 9 ба­ла тәр­би­я­ләп үс­те­рә­ләр.

    Бар­лык ве­те­ран­нар һәм күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр ра­йон җи­тәк­че­лә­ре­нә бү­ләк­лә­ре, игъ­ти­бар һәм кай­гыр­ту­чан­лык күр­сәт­кән­нә­ре өчен олы рәх­мәт­лә­рен җит­ке­реп, ра­йон­га имин­лек те­лә­де­ләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: