Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә кешесен 5 мең сумга алдаганнар

    Узган атнада ЭЭМ бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 27 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

    Урлау
    24 гыйнварда көндез билгесез зат алдау юлы белән гр-ка М.ның банк картасыннан күчерү юлы белән 5 мең сум күләмендә акча алган.
    Административ күзәтчелектән читләшү
    Гр. К.га карата җинаять эше кузгатылган, ул суд билгеләгән административ күзәтчелектән качарга тырышкан.
    ЮХИДИ линиясе буенча
    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 58 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Механик зыян белән 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, зыян күрүчеләр юк.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: