Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа йолдызлар үсә

    28 фев­раль­дә РМЙ-да "Йол­дыз­лык-2013" эст­ра­да сән­га­те ХIII рес­пуб­ли­ка фес­ти­ва­ле­нең ра­йон ту­ры бу­лып үт­те. Кон­курс­та 100ләп яшь та­лант: ра­йон­ның бию һәм во­каль кол­лек­тив­ла­ры, ял­гыз баш­ка­ру­чы­лар кат­наш­ты. Оль­га ИВА­НО­ВА Кон­церт­ны 5-7 яшь­лек ба­ла­лар ачып җи­бәр­де, со­ло-во­кал­чы­лар Ка­ринэ Маз­ма­нян, Нас­тя Ефи­мо­ва, Ди­а­на Вар­ла­мо­ва, һич­шик­сез, та­лант­лы ба­ла­лар. Бик ма­тур ки­ен­гән кеч­ке­нә прин­цес­са­лар­га сок­ла­нып туй­мас­лык....

    28 фев­раль­дә РМЙ-да "Йол­дыз­лык-2013" эст­ра­да сән­га­те ХIII рес­пуб­ли­ка фес­ти­ва­ле­нең ра­йон ту­ры бу­лып үт­те. Кон­курс­та 100ләп яшь та­лант: ра­йон­ның бию һәм во­каль кол­лек­тив­ла­ры, ял­гыз баш­ка­ру­чы­лар кат­наш­ты.

    Оль­га ИВА­НО­ВА

    Кон­церт­ны 5-7 яшь­лек ба­ла­лар ачып җи­бәр­де, со­ло-во­кал­чы­лар Ка­ринэ Маз­ма­нян, Нас­тя Ефи­мо­ва, Ди­а­на Вар­ла­мо­ва, һич­шик­сез, та­лант­лы ба­ла­лар. Бик ма­тур ки­ен­гән кеч­ке­нә прин­цес­са­лар­га сок­ла­нып туй­мас­лык. Кем бе­лә, бәл­ки бу нә­ни "ү­сен­те­ләр" ки­лә­чәк­тә олы та­лант бу­лып җи­те­шер­ләр. Алар­ны та­ма­ша­чы көч­ле ал­кыш­лар­га күм­де, ком­пе­тент­лы жю­ри да бик мак­та­ды.

    Икен­че төр­кем­дә 7-10 яшь­лек 10 кыз­чык ин­де аң­лы рә­веш­тә ярыш­та кат­наш­ты. Алар­ның кү­бе­се җыр бе­лән һө­нә­ри рә­веш­тә шө­гыль­лә­нә. Ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бе (БСМ) во­кал клас­сы­на йө­рү­че Ан­на Ба­дя­е­ва бе­лән Ка­мил­ла Ис­ха­ко­ва тик­мә­гә ге­нә җи­ңү яу­ла­ма­ды, Анас­та­сия Се­ме­но­ва да алар бе­лән бе­рен­че урын­ны бү­леш­те. (Аня бе­лән Нас­тя Ека­те­ри­на Бис­тә­сен­нән, Ка­мил­ла - Яңа Чиш­мә­дән).

    Чер­туш­тан Флү­зә Хәй­рул­ли­на­ның җы­ры һәм нә­за­кәтле­ле­ге та­ма­ша­чы­лар­ны җә­леп ит­сә, Ан­на Ба­дя­е­ва баш­ка­ру­ын­да­гы "Бед­ный ежик" җы­ры бик тәэ­сир­ле бул­ды. Җыр сән­га­те, мө­га­ен, тың­лау­чы­да их­лас җа­вап хи­се уя­ту ос­та­лы­гы­на ия­дер. Ур­тан­чы­лар төр­ке­ме җыр­чы­лары тәҗ­ри­бә­ле­рәк бул­ды. Би­ре­дә На­талья Яков­ле­ва (Крас­ный Ок­тябрь) бе­лән Вик­то­рия Ве­ре­ви­на (Яңа Чиш­мә) "Ма­ма" җы­ры аша үз та­лант­ла­рын күр­сәт­те­ләр. Ту­был­гы Тау­дан Гөл­шат Га­ти­на, Шах­май­дан Ай­наз Кә­ли­мул­лин­ны тың­ла­ган­нан соң та­тар эст­ра­да­сы­ның ыша­ныч­лы ки­лә­чә­ге бу­ла­сы­на ина­на­сың, бу яшь­ләр эст­ра­да йол­дыз­ла­ры: Ир­кә, Лан­дыш Нигъ­мәт­җа­но­ва, Мө­нир Рах­ма­ев, Фи­лүс Ка­һи­ров иреш­кән уңыш­ка, һич­шик­сез, ире­шә­чәк­ләр. Яңа Ива­на­е­во­дан чы­гыш яса­ган Сер­гей Су­дар­кин яң­гы­ра­вык­лы та­вы­шы, үз-үзен то­ты­шы бе­лән уңай тәэ­сир кал­дыр­ды, та­выш­тан тыш та­ма­ша­чы баш­ка­ру­чы­ның тый­нак­лы­гын, эч­кер­сез­ле­ген, их­лас­лы­лы­гын һәм га­ди­ле­ген дә бә­я­ли бит әле. Әдәм­сә­дән Ал­су Хә­сән­ши­на Ла­ри­на До­ли­на­ның дә­вам­чы­сы бу­лыр­га дәгъ­ва­лый ала, джаз сти­лен­дә­ге «Сэн­ди" җы­ры бе­лән ул та­ма­ша­чы­лар­ны әсир ит­те. Җыр­чы­лар­ның стиль бу­ен­ча да, тел бу­ен­ча да ре­пер­ту­а­ры төр­ле бу­лу­ны да бил­ге­ләп үт­ми бул­мый, алар та­тар­ча, инг­лиз­чә, рус­ча, хәт­та ис­пан­ча да җыр­ла­ды­лар. Без­нең йол­ды­зы­быз Гөл­наз На­сый­ро­ва­ның чы­гы­шы көч­ле, ма­тур бул­ды.

    Хо­ре­ог­ра­фия ан­самбль­лә­ре но­ми­на­ци­я­сен­дә ра­йон үзә­ген­нән бул­ма­ган кол­лек­тив­лар­ның ос­та­лык­ла­ры си­зе­лер­лек арт­кан, чөн­ки кон­ку­рен­ция зур һәм үзең­не ла­ек­лы көн­дәш бу­ла­рак күр­сә­тер­гә ки­рәк. Ми­сал өчен, шах­май­лы­лар чы­гы­шын­да: "Им­пульс" ан­самб­ле (өл­кән төр­кем) һәм кеч­ке­нә ша­ян ба­ла­лар - Ти­мур Кә­ли­мул­лин бе­лән Ру­зия Га­ләү­ет­ди­но­ва (алар­га 7шәр яшь) дуэ­тын­да про­фес­си­о­наль­ле­лек ачык си­зе­лә. Би­ю­ләр дә төр­ле иде: та­тар, урыс, ир­лан­дия, мат­рос, за­ман­ча би­ю­ләр, әй­тик, рок-н-ролл рит­мын­нан баш­лап су­пер мо­да­лы "Oppa Gangam Style"­гә ка­дәр. Әм­ма бар­лык яшь төр­кем­нә­рен­дә дә төр­ле чы­гыш­лар­да бай тәҗ­ри­бә­лә­ре бул­ган БСМ-нең "Шеш­мин­ка" ан­самб­ле ал­дын­гы бул­ды. Алар­ның бар да тө­гәл, бер су­лыш­та баш­ка­ры­ла, без алар 16-17 март­та Нур­лат­та үт­кә­ре­лә­чәк рес­пуб­ли­ка зо­на ту­рын­да да нәкъ шу­лай чы­гыш яса­сын­нар иде, ди­гән те­ләк­тә ка­ла­быз.

    Кон­фе­ранс да бик ма­тур ки­леп чык­ты, ә Зи­рек­ле­дән апа­лы-се­ңел­ле Ка­ми­лә һәм Сә­рия Га­бет­ди­но­ва­лар дуэ­ты ба­рын­нан да ях­шы­рак иде. Сән­гать­ле, та­би­гый иде алар­ның чы­гы­шы, биг­рәк тә кеч­ке­нә­се, 4 яшь­лек Сә­ри­я­нең сөй­кем­ле­ле­ге ба­ры­сын да таң кал­дыр­ды.

    Яңа Чиш­мә­дән "Миз­гел" три­о­сы һәм "Ра­ду­га" (Ека­те­ри­на Бис­тә­се) ан­самбль­лә­ре иң ях­шы во­каль ан­самбль­ләр дип та­ныл­ды.

    Нур­лат­та без­нең ра­йон да­нын як­лар­га ла­ек­лы­лар­ны сай­ла­ган­да жю­ри әгъ­за­ла­ры сә­гать­тән ар­тык ки­ңәш­ләш­те. Ба­ры­сы да ях­шы җыр­лый, бии, сай­лап алуы да кы­ен. Һәм, ни­һа­ять, ка­рар ка­бул ител­де, кат­на­шу­чы­лар­ның һәм­мә­се­нә дә дип­лом­нар, "Йол­дыз­лык" эмб­ле­ма­сы тө­ше­рел­гән ста­туэт­ка­лар, бү­ләк­ләр тап­шы­рыл­ды. Ра­йон да­нын як­лар­га үз яшь төр­кем­нә­рен­дә һәм но­ми­на­ци­я­лә­рен­дә 1 урын­нар­ны яу­ла­ган, бу­ла­чак сәх­нә йол­дыз­ла­ры ба­ра­чак.

    Ав­тор фо­то­ла­ры

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: