Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Янгында йортка зыян килгән

Бәйрәм көнне, 12 апрельдә район үзәгендә янгын булды - Ленин урамындагы торак йортка зыян килде, анда 73 яшьлек Василий Буйняков гаиләсе яши. Янгын кичке сәгать 4 тә башланды, ут 1983 елда төзелгән йорт верандасында чыга. Ут тиз арада янәшәдә генә урнашкан мунча һәм өй эчен дә чолгап ала. Янгын сүндерүчеләр...

Бәйрәм көнне, 12 апрельдә район үзәгендә янгын булды - Ленин урамындагы торак йортка зыян килде, анда 73 яшьлек Василий Буйняков гаиләсе яши.
Янгын кичке сәгать 4 тә башланды, ут 1983 елда төзелгән йорт верандасында чыга. Ут тиз арада янәшәдә генә урнашкан мунча һәм өй эчен дә чолгап ала.
Янгын сүндерүчеләр утны 10-15 минут эчендә сүндерделәр. Янгын нәтиҗәсендә мунча түбәсе, веранда янып бетә, өйнең шифер белән ябылган түбәсе һәм йортның эчке ягына (җиһазлары белән бергә) зур зыян килә. Өйгә ут, газ кергән, иминиятләштерелгән.
Янгын вакытында кунакка килгән 43 яшьлек Г. Сутесов зыян күргән. Ул I-II дәрәҗә пешү алган (кул чугы һәм сул аяк табаны пешкән).
Янгынның сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X