Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Югалган Өргәнчә кызы табылган

    Үткән атнада Әстерхан өлкәсендә (!) 2015 елның 4 февралендә югалган 15 яшьлек Өргәнчә кызы Виктория Никифорова табылган. Ул шул көнне 32 яшьлек Олег Тихонов белән Өргәнчәдә яшәүче әбисе өеннән чыгып киткән булган. Әлегә чаклы аларны Зәй, Түбән Кама районнарында, Самара өлкәсендә күргәләгән булганнар. Балигъ булмаган Виктория бөтен Рәсәйгә эзләүгә бирелгән....

    Үткән атнада Әстерхан өлкәсендә (!) 2015 елның 4 февралендә югалган 15 яшьлек Өргәнчә кызы Виктория Никифорова табылган. Ул шул көнне 32 яшьлек Олег Тихонов белән Өргәнчәдә яшәүче әбисе өеннән чыгып киткән булган.
    Әлегә чаклы аларны Зәй, Түбән Кама районнарында, Самара өлкәсендә күргәләгән булганнар.
    Балигъ булмаган Виктория бөтен Рәсәйгә эзләүгә бирелгән. Һәм менә Әстерхан өлкәсендә ДПС хезмәткәрләре карарга дип бер автомашинаны туктатканнар, анда Виктория белән О. Тихонов та утырган булган.
    Хәзер Виктория Алексеевскидагы интернат-йортта. Табиблар аның йөкле (6 атна) булуын ачыклаганнар, кыз үзе әйтүенчә ул Олег Тихоновтан.
    Әдәмсәдә ир-ат мәете табылган
    Үткән атна азагында Әдәмсә авылында Алексей Ш. авыл читендә ир-ат мәетенә тап булган. Аңарда көчләп үтерү билгеләре булмаган.
    Үлгән кеше Кама Аланында яшәүче 64 яшьлек Анатолий Улыбин булып чыккан, ул дусларына Әдәмсәгә кунакка килгән булган.
    Исерек хәлдә ул кайтырга чыккан, тик ерак китә алмаган - егылган, йөрәге нык авырткан.
    Мәетне яргач, аның йөрәк өянәге кузгалуы ачыкланган. А. Улыбинның мәете җирләү өчен туганнарына тапшырылган.
    Урлашу
    Россия Саклык банкы пластик картасыннан гр.С.ның 9660 сум акчасын салдыру очрагы буенча җинаять эше кузгатылган (бу хәл 2014 елның маенда булган иде). Акча урлаучы әлегә ачыкланмаган.
    2015 елның 8 апрелендә кичке сәгать 4 ләр тирәсендә гр. К. район үзәгендәге Чернышевский урамындагы йортларның берсендә бүлмәгә кереп, аннан гр.З.ның 4500 сумлык "Sturm" перфораторын урлаган.
    Сәламәтлеккә зыян салу
    2015 елның 3 апрелендә төнге сәгать 10 нар (22.00) тирәсендә гр.Н. исерек килеш район үзәгендәге Төзүчеләр урамындагы йортларның берсендә, әрләшеп китеп, үзенең никахсыз хатынына суккан һәм аның кабыргасын сындырган. Ул өч атнадан артык эшкә чыга алмаган.
    Руль артында исерек
    Үткән атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре автотранспорт белән исерек хәлдә идарә итүнең бер очрагын ачыклаганнар. Бу 25 яшьлек Петропавел Бистәсе кешесе Иван П. Нәтиҗәдә - 30 мең сум штраф һәм 1,5-2 ел җәяүлеләр исәбендә булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: