Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Үз бурычларын намус белән үтиләр

"Я­ңа Чиш­мә" по­ли­ция бү­лек­чә­се хез­мәт­кәр­лә­ре ир­тә­гә һө­нә­ри бәй­рәм­нә­рен - Эч­ке эш­ләр ор­ган­на­ры хез­мәт­кәр­лә­ре кө­нен бил­ге­ләп үтә­ләр. Соң­гы 4 ел­да ра­йон­да җи­на­ять­че­лек дә­рә­җә­се ки­мү һәм җи­на­ять­ләр­не ачу­ның ар­туы кү­зә­те­лә. Ев­ге­ний СТА­РОВ

Бу ел эч­ке эш­ләр ор­ган­на­ры хез­мәт­кәр­лә­ре өчен җи­ңел­ләр­дән бул­ма­ды. ЭЭМ сис­те­ма­сын­да ре­фор­ма үт­кә­рү сә­бәп­ле, Яңа Чиш­мә ЭЭБ-дә үз­гә­реш­ләр күп бул­ды, хә­зер ул Рә­сәй ЭЭМ-ның "Чир­ме­шән" му­ни­ци­паль­а­ра бү­лек сос­та­вын­да эш­ли, хез­мәт итү­че­ләр сос­та­вы 50 про­цент­ка кыс­кар­тыл­ды. Шул сә­бәп­ле, хез­мәт­кәр­ләр­нең эше та­гы да арт­ты. Шу­ңа ка­ра­мас­тан, по­ли­ция бү­лек­чә­се хез­мәт­кәр­лә­ре ра­йон хал­кы­ның имин­ле­ген, ты­ныч­лы­гын, хо­кук тәр­ти­бен тәэ­мин итү өчен ки­рәк­ле (та­ләп ител­гән) бар­лык ча­ра­лар­ны ту­лы­сын­ча кү­рә­ләр (үти­ләр). По­ли­ция эш­чән­ле­ге­нең төп нә­ти­җә­се - опе­ра­тив хәл­ләр­нең то­ры­шы, ә ул бү­ген­ге­се көн­дә тот­рык­лы һәм аны ал­дан ук бе­леп бу­ла, хәл­ләр хо­кук сак­лау ор­ган­на­ры та­ра­фын­нан конт­роль­дә то­ты­ла, ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә аның кат­лау­ла­ну­ы­на яки нин­ди дә бул­са җи­на­ять­че­лек­нең баш кал­кы­ту­ы­на объ­ек­тив сә­бәп­ләр юк. Ал­дан кү­рел­гән про­фи­лак­тик ча­ра­лар ар­ка­сын­да ра­йон­да тер­кәл­гән җи­на­ять­ләр са­ны ки­ме­гән.

По­ли­ция бү­лек­чә­сен­дә кыс­кар­ту­лар­дан соң иң әй­бәт эш­ләү­че, на­мус­лы хез­мәт­кәр­ләр ге­нә кал­ган. "Я­ңа Чиш­мә" по­ли­ция бү­лек­чә­се на­чаль­ни­гы Игорь Ко­ро­боч­кин бе­лән әң­гә­мә кор­ган­чы Пет­ро­па­вел Бис­тә­сен­нән бер ха­тын-кыз участ­ко­вый Ил­гиз Мох­та­ров­ны ке­ше­ләр­гә ка­ра­та игъ­ти­бар­лы бул­га­ны өчен бү­ләк­ләү ту­рын­да­гы үте­неч бе­лән кер­гән иде.

Өл­кән инс­пек­тор

Ай­рат Рә­хи­мов эч­ке эш­ләр бү­ле­ге ор­ган­на­рын­да 1998 ел­дан бир­ле эш­ли. Хез­мә­тен ул Чис­тай сов­хоз-тех­ни­ку­мы­ның юри­дик фа­куль­те­тын тә­мам­ла­ган­нан соң сер­жант бу­ла­рак баш­лый. Хә­зер­ге­се ва­кыт­та чит­тән то­рып Икъ­ти­сад, ида­рә һәм хо­кук инс­ти­ту­ты­ның Чис­тай­да­гы фи­ли­а­лын­да бе­лем эс­ти. Ад­ми­нист­ра­тив за­кон­нар­ның үтә­ле­ше бу­ен­ча өл­кән инс­пек­тор­ның эше пөх­тә­лек һәм нык­лы игъ­ти­бар та­ләп итә. Ай­рат үз эше­нә бик җит­ди һәм җа­вап­лы ка­рый, ва­кыт бе­лән исәп­ләш­ми. Төп эшен­нән ка­ла хо­кук тәр­ти­бен сак­лау бу­ен­ча рейд­лар­да кат­на­ша. 2002 ел­да Че­чен рес­пуб­ли­ка­сын­да ко­ман­ди­ров­ка­да бу­лып кай­та, ан­да да ип­тәш­лә­ре­нең их­ти­ра­мын ка­за­на. ТР ЭЭМ-ның Мак­тау гра­мо­та­сы бе­лән бү­ләк­лә­нә. Ми­ли­ция һәм по­ли­ци­я­дә эш­ләү дә­ве­рен­дә 50ләп бү­ләк ала. Тор­мыш ип­тә­ше бе­лән бер­гә­ләп ике ба­ла тәр­би­я­ли­ләр.

Опе­ру­пол­но­мо­чен­ный

Ра­мил Кир­хи­ев ми­ли­ци­я­дә 2004 ел­дан баш­лап ке­че лей­те­нант зва­ни­е­сен­дә участ­ко­вый бу­ла­рак эш­ли баш­лый. Эш­ләү дә­ве­рен­дә ул үзен ини­ци­а­ти­ва­лы, на­мус­лы хез­мәт­кәр итеп та­ны­та һәм 2006 ел­да аны икъ­ти­са­дый имин­лек һәм ко­рруп­ци­я­гә кар­шы то­ру бу­ен­ча опе­ру­пол­но­мо­чен­ный итеп кү­че­рә­ләр. Хә­зер по­ли­ция ка­пи­та­ны зва­ни­е­сен­дә ул уңыш­лы эш­ләп ки­лә, бы­ел гы­на да ике мәр­тә­бә "Чир­ме­шән" по­ли­ция бү­ле­ге на­чаль­ни­гы­ның рәх­мә­тен алу­га иреш­кән. Ра­мил сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, икъ­ти­са­дый җи­на­ять­ләр­не ачык­лау кат­лау­лы, үзен­чә­лек­ле, шу­лай да кы­зык­лы эш. Аңа до­ку­мент­лар­ны өй­рә­нер­гә, за­кон бо­зу­лар­ның эзе­нә тө­шәр­гә, Чис­тай тик­ше­рү ко­ми­те­ты хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән ты­гыз элем­тә­дә эш­ләр­гә ту­ры ки­лә. Бы­ел хез­мәт уры­нын­нан усал ни­ят бе­лән фай­да­лан­ган һәм ял­ган өчен мә­дә­ни­ят йорт­ла­ры ди­рек­тор­ла­ры­на ка­ра­та ике эш куз­га­тыл­ган, бар­лы­гы 11 җи­на­ять ачыл­ган. Ха­ты­ны бе­лән бер­гә­ләп бер ба­ла тәр­би­я­ли­ләр.

Тик­ше­рү­че

Аль­би­на Са­би­ро­ва ми­ли­ци­я­гә эш­кә пе­да­го­гия учи­ли­ще­сын тә­мам­лап, 1995 ел­ны ПДН инс­пек­то­ры бу­ла­рак ки­лә. Авыр яшүс­мер­ләр бе­лән эш­ләп, алар бе­лән ур­так тел та­ба бе­лә, кү­бе­сен тө­зә­лү юлы­на бас­ты­ра һәм учет­тан тө­ше­рү­гә ире­шә. Аль­би­на чит­тән то­рып Ка­зан юри­дик инс­ти­ту­тын тә­мам­лый. 2002 ел­да аны тик­ше­рү­че итеп кү­че­рә­ләр. 2006 ел­да аңа ми­ли­ция ма­йо­ры зва­ни­е­се би­ре­лә. Аль­би­нага тик­ше­рү­че эше ошый, җи­на­ять­ләр­не ачу­га ире­шә. Бы­ел ин­де 60 тан ар­тык җи­на­ять эше тик­ше­рел­гән. 2004 ел­да аны "ТР­ның иң әй­бәт тик­ше­рү­че­се" дип та­ны­ган­нар, III дә­рә­җә "За от­ли­чие в служ­бе" ме­да­ле бе­лән бү­ләк­лән­гән. Үз эшен­нән тыш Аль­би­на­га гра­фик бу­ен­ча тик­ше­рү-опе­ра­тив төр­кем сос­та­вын­да ки­зү то­рыр­га ту­ры ки­лә. Без сөй­ләш­кән ара­да банк­та ял­ган ак­ча­лар та­бы­лу ту­рын­да шал­ты­рат­ты­лар, ул шун­да ук шу­шы эш­не тик­ше­рер­гә чы­гып кит­те. Аль­би­на ике ба­ла­сы­ның ярат­кан әни­лә­ре дә.

Без по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­рен һө­нә­ри бәй­рәм­нә­ре бе­лән кот­лый­быз, җә­мә­гать тәр­ти­бен сак­лау бу­ен­ча авыр хез­мәт­лә­рен­дә уңыш­лар те­ли­без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев