Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фактлар һәм комментарийлар

Закон сагында

Пат­ша Петр Бе­рен­че 290 ел элек рә­сәй про­ку­ра­ту­ра­сы оеш­ты­ру ту­рын­да­гы указ­га кул куй­ган. Һәм ме­нә өч йөз ел ча­ма­сы бу дәү­ләт ст­рук­ту­ра­сы Рә­сәй та­ри­хы бе­лән ты­гыз бәй­лә­неш­тә. Төр­ле үз­гә­реш­ләр­гә ду­чар бул­са да, "дәү­ләт­нең кү­зе» са­нал­ган бу ст­рук­ту­ра асыл­да ун­си­ге­зен­че га­сыр ба­шын­да бил­ге­лән­гән бу­ры­чын сак­лап ка­ла ал­ган.

ТР Яңа Чиш­мә ра­йо­ны про­ку­ра­ту­ра­сы­на 1983 ел­да ни­гез са­лын­ган, бу Чис­тай ра­йо­нын­да­гы үз­гәр­тү­ләр нә­ти­җә­сен­дә ТАССР­ның Чис­тай ра­йо­нын­нан Яңа Чиш­мә ра­йо­ны­ның ае­ры­лып чы­гуы - ое­шуы бе­лән бәй­ле.

Яңа оеш­кан про­ку­ра­ту­ра­га РСФСР­ның ге­не­раль про­ку­ро­ры фәр­ма­ны бе­лән Чис­тай шә­һә­ре про­ку­ро­ры­ның өл­кән яр­дәм­че­се Сте­бо Ана­то­лий Ни­ко­ла­е­вич ра­йон про­ку­ро­ры итеп бил­ге­лә­нә. А.Н. Сте­бо җи­тәк­че­ле­ген­дә дип­лом прак­ти­ка­сы узып, 1984 ел­дан тик­ше­рү­че бу­ла­рак Га­ли­мов Га­зи­нур Са­бир­җан улы үзе­нең хез­мәт эш­чән­ле­ген баш­лап җи­бә­рә, 1999 ел­дан баш­лап хә­зер­гә чак­лы ул Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы про­ку­ро­ры урын­ба­са­ры бу­лып эш­ли.

Ра­вил Зы­ят­дин улы Шәм­сет­ди­нов 1984 ел­дан баш­лап про­ку­рор яр­дәм­че­се, 1991 ел­дан 1999 ел­га чак­лы Әт­нә ра­йо­ны про­ку­ро­ры бу­лып эш­ли.

За­ха­ров Иван Ге­ор­ги­е­вич та хез­мәт эш­чән­ле­ген ра­йон про­ку­ра­ту­ра­сын­да баш­лый, баш­та тик­ше­рү­че, ан­нан (1991 ел­дан) про­ку­рор яр­дәм­че­се бу­лып эш­ли. 1999 ел­да ул ТР Ла­еш ра­йо­ны­на про­ку­рор итеп кү­че­ре­лә. Хә­зер­ге­се ва­кыт­та И.Г. За­ха­ров Ала­бу­га шә­һә­рен­дә про­ку­рор бу­лып эш­ли. 1993 ел­да А.Н. Сте­бо­ның про­ку­рор вә­ка­ләт­лә­ре сро­гы тә­мам­ла­ну сә­бәп­ле, ра­йон про­ку­ро­ры итеп Без­зу­бов Алек­сандр Ва­силь­е­вич бил­ге­лә­нә, 1999 ел­ның ма­е­на чак­лы ул шу­шы ва­зый­фа­ны баш­ка­ра.

1999 ел­ның май аен­да про­ку­рор ва­зый­фа­сы­на Әхә­тов Ма­рат Ил­гиз улы бил­ге­лә­нә. Ул эш­лә­гән­дә 2000 ел­да про­ку­ра­ту­ра би­на­сы тө­зе­лә баш­лый, 2001 ел­ның но­ябрь аен­да тө­зе­леш тө­гәл­лә­нә, хә­зер­ге­се ва­кыт­та без шун­да эш­ли­без.

М.И. Әхә­тов­ның ТР Ту­кай ра­йо­ны про­ку­ро­ры итеп бил­ге­лә­нүе сә­бәп­ле, 2003 ел­да ра­йон про­ку­ро­ры итеп Шә­рә­фет­ди­нов Рөс­тәм Мир­за­һит улы бил­ге­лә­нә, хә­зер ул ТР Про­ку­ра­ту­ра­сын­да бү­лек җи­тәк­ли.

2007 ел­ның мар­тын­нан 2010 ел­ның фев­ра­ле­нә чак­лы Яңа Чиш­мә ра­йо­ны про­ку­ра­ту­ра­сын Ба­дый­ков На­ил Яд­кәр улы җи­тәк­ли. Хә­зер­ге­се ва­кыт­та ул Ка­зан шә­һә­ре­нең Со­вет ра­йо­ны про­ку­ра­ту­ра­сын­да эш­ли. Хә­зер­ге­се ва­кыт­та ра­йон про­ку­ра­ту­ра­сын­да ра­йон про­ку­ро­ры урын­ба­са­ры ва­зый­фа­сын­да Н.В. Шаш­мар­кин һәм про­ку­рор яр­дәм­че­се Р.Н. Рә­ши­тов хез­мәт ку­я­лар. Про­ку­ра­ту­ра хез­мәт­кәр­лә­ре үз эш­чән­лек­лә­рен­дә үз­лә­рен ква­ли­фи­ка­ци­я­ле, на­мус­лы, прин­ци­пи­аль хез­мәт­кәр­ләр итеп та­ныт­ты­лар. Граж­дан­нар бе­лән ита­гать­ле мө­нә­сә­бәт­тә, игъ­ти­бар­лы­лар. Хез­мәт ва­зый­фа­ла­рын зур җа­вап­лы­лык то­еп (шәх­си ва­кыт­ла­ры бе­лән исәп­ләш­ми­чә) баш­ка­ра­лар.

Скач­ко­ва На­талья Ви­таль­ев­на про­ку­ра­ту­ра оеш­кан көн­нән алып (1983) 29 ел бу­е­на өл­кән бел­геч ва­зый­фа­сын­да хез­мәт куя, ул чын-чын­лап үз эше­нең ос­та­сы. ТР про­ку­ра­ту­ра­сы да аның хез­мәт­лә­рен та­ный, 2010 ел­да ТР Премь­ер-ми­нист­ры­ның рәх­мәт ха­ты бе­лән дә бү­ләк­лән­де. Шу­лай ук А.И. Ло­бо­ва, С.А. Пет­ро­ви­че­ва­лар­ның да күп ел­лар ра­йон про­ку­ра­ту­ра­сын­да на­мус­лы хез­мәт ку­ю­ла­рын бил­ге­ләп үт­ми бул­мый.

Чор­лар, күп­ме бу­ын алы­шын­ды, ә про­ку­ра­ту­ра дәү­ләт ор­га­ны бу­ла­рак кү­зәт­че­лек (тик­ше­рү) функ­ци­я­сен үтә­вен дә­вам итә, граж­дан­нар­ның, дәү­ләт­нең һәм җәм­гы­ять­нең мән­фә­гать­лә­рен як­лау инс­ти­ту­ты бу­ла­рак тор­мыш­та үзе­нең за­рур­лы­гын рас­лый. Соң­гы ел­да гы­на да ра­йон про­ку­ра­ту­ра­сы та­ра­фын­нан за­кон бо­зыл­ган бер мең­нән ар­тык оч­рак ачык­лан­ды, шу­лар бу­ен­ча 159 про­тест чы­га­рыл­ды, граж­дан­нар һәм дәү­ләт мән­фә­гать­лә­рен­дә 548 дәгъ­ва га­ри­за­сы җи­бә­рел­де, 100дән ар­тык предс­тав­ле­ние кер­тел­де, шу­лар бу­ен­ча 148 ке­ше дис­цип­ли­нар җа­вап­лы­лык­ка тар­тыл­ды, 105 ад­ми­нист­ра­тив эш (про­из­водст­во) куз­га­тыл­ды. Ра­йон про­ку­ра­ту­ра­сы граж­дан­нар­ның 150 дән ар­тык мө­рә­җә­га­тен ка­рап тик­шер­де, һәр икен­че мө­рә­җә­гать ни­гез­ле дип та­был­ды һәм алар бу­ен­ча ча­ра­лар ка­бул ител­де. Үт­кән ел про­ку­ра­ту­ра та­ра­фын­нан 150ләп җи­на­ять эше бу­ен­ча ма­те­ри­ал­лар өй­рә­не­леп, суд­ка җи­бә­рел­де һәм дәү­ләт га­еп­лә­ве хуп­лан­ды. Без һө­нә­ри бәй­рә­ме­без­не үт­кән­нәр­не ис­тә то­тып, хә­зер­ге­сен анык бә­я­ләп, ки­лә­чәк­кә өмет баг­лап кар­шы­лый­быз, бү­ген­ге­се көн­дә ра­йон про­ку­ра­ту­ра­сы - ул ку­әт­ле, фи­кер­дәш­ләр­нең бер­дәм, көй­ле кол­лек­ти­вы.

Чын кү­ңел­дән хез­мәт­кәр­ләр­не һө­нә­ри бәй­рәм - Про­ку­ра­ту­ра хез­мәт­кәр­лә­ре кө­не бе­лән һәм Рос­сия про­ку­ра­ту­ра­сы ое­шу­га 290 ел ту­лу уңа­ен­нан кот­лыйм. Һәм­мә­се­нә Ва­тан­га, За­кон­га туг­ры хез­мәт итү­лә­рен­дә - күр­кәм эш­лә­рен­дә уңыш­лар, нык­лы сә­ла­мәт­лек, бә­хет-шат­лык, га­и­лә­лә­рен­дә имин­лек те­лим.

Рә­сем­дә: сул­дан уң­га А. Ло­бов, Н. Скач­ко­ва, Р. Рә­ши­тов, С. Пет­ро­ви­че­ва, Н. Шаш­мар­кин, Э. Хи­ра­җев (утыр­ган).

Эду­ард ХИ­РА­ҖЕВ,

ра­йон про­ку­ро­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев