“Пастернак укулары”нда
20 мартта Зирекле музее "Пастернак укулары" дип аталган I Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашты. Аны ТР Мәдәният министрлыгы, Федераль (Идел буе) Казан Университеты, ТР Милли музее, Менделеев муниципаль районы хакимияте һәм Менделеевск шәһәрендәге крайны өйрәнү музее оештырды. Конференциягә Мәскәүдән Борис Леонидович Пастернакның оныгы - Борис Евгеньевич (архитектор, РФ Мәдәният министрлыгы эксперты)...
20 мартта Зирекле музее "Пастернак укулары" дип аталган I Бөтенроссия фәнни конференциясендә катнашты. Аны ТР Мәдәният министрлыгы, Федераль (Идел буе) Казан Университеты, ТР Милли музее, Менделеев муниципаль районы хакимияте һәм Менделеевск шәһәрендәге крайны өйрәнү музее оештырды.
Конференциягә Мәскәүдән Борис Леонидович Пастернакның оныгы - Борис Евгеньевич (архитектор, РФ Мәдәният министрлыгы эксперты) та килгән иде. Рәсәй һәм Татарстанның төрле шәһәрләреннән, республикабыз районнарыннан конференциягә 59 кунак җыелган иде.
Пленар утырыштан соң (ул "Яшьлек" РМЙ да узды) анда катнашучылар 4 секциядә эшләделәр.
Без "Төбәктә (тарихи һәм әдәби) крайны өйрәнүнең хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары, тарихы" секциясендә катнаштык. Мин "Бәетләрдә - халыкның тарихы, илебез тарихы" дигән доклад белән чыгыш ясадым. Дөресен әйтергә кирәк, мин чыгышымның кунакларны, бигрәк тә русларны, кызыксындыруына шикләнгән идем. Гаҗәп, доклад әйбәтләрнең берсе дип танылды һәм бу юнәлештә музей эшчәнлегенә югары бәя бирелде. Секция рәисе, Алабуга шәһәрендәге КФУның рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы доценты Светлана Грахова бәетләрне урысчага тәрҗемә итәргә тәкъдим итте, безнең музейга тәрҗемәче белән килергә вәгъдә бирде. Бәетләр китабы чыгару буенча музей эшчәнлеге зур кызыксыну белән билгеләп үтелде. Бәетләр, жанр буларак, 14-15 гасырларда барлыкка килгән. Революциягә кадәр чыккан бәетләрне темасы буенча циклларга берләштерергә мөмкин: хәрби-тарихи һәм солдат, мәҗбүри хезмәт, крестьяннар чуалышлары, хатын-кызларның ачы язмышлары һ.б. турында. Сатирик һәм юмористик бәетләр дә бар.
Ни өчен мин бәетләр белән кызыксына башладым? КДУ студенты булган чагымда, 1969 елны, мин диплом эше итеп "Кичуй" колхозы тарихы" темасын сайлаган идем, 42 елдан соң аны киңәйтеп һәм тулыландырып авыл тарихы буенча 4 нче китап чыгара алдым.
1973 елны көзен агач кискәндә урманда туганнан туган абыем Нургали (1928 елгы) һәлак булды. Шушы авыр кичерешләр тәэсирендә мин беренче бәетемне яздым. Күрәмсең, бәет аның әти-әнисенә, туганнарына ошаган. Шуннан бирле, сирәк булса да, мин бәетләр язгалыйм. Бүгенгесе көнгә алар 80гә якын.
2011 елда аларның барысын бергә "Тормыш чоңгыллары" ("В омуте жизни") дип аталган аерым бер китапка җыйдым һәм үз акчама зур булмаган тиражда бастырып чыгардым (150 данә).
Авыл музеен ачканнан соң, бәетләрне төрле чыганаклардан, газета-журналлардан җыя башладык. Матбугатта басылып чыкмаганнарын аерым җыйдык, минем хезмәттәшләрем - музей директорлары бәетләр җыйганымны белгәнгә, аларны миңа җибәрә иделәр.
Бәетләрнең 3 китабы да "Хәтер тамчылары" ("Капли памяти") дип аталган бер исем астында басылып чыкты. Күмәк көч белән беренче китап 2001 елда дөнья күрде һәм Яңа Чишмә районы һәм авылларыннан, Мамадыш, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Зәй, Нурлат районнарында яшәүче халык тарафыннан җибәрелгән бәетләрне үз эченә алды (119 бәет).
Музей дуслары - гади халык, оешма җитәкчеләре - барлыгы 24 кеше финанс ярдәме күрсәтте. 4 елдан соң, 2005 елда, 500 бәеттән торган икенче китапны бастырып чыгардык. Ул чакта безнең кулга "Сугыш бәете" килеп эләкте. Ул гарәп шрифтында 1946 елда аерым китап булып басылып чыккан булган. Тәрҗемә иткәннән соң аны икенче китапка керттек.
Икенче китапны бастырып чыгаруда 57 кеше финанс ярдәме күрсәтте. Китапка Акбүре авылыннан, районда иң яхшы мәктәп музее оештыручы, педагогик хезмәт ветераны Салисә Шәйдулла кызы Минкәева җибәргән 46 бәетне керттек. Аксубай районы Яңа Ибрай гимназиясенең элеккеге татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Батыршина 24 бәет җибәргән иде. Алар арасында "Яшь батыр турында бәет" аерым урынны били. Монда сүз 1981 елның 20 февралендә Әфганстанда һәлак булган Гыйззәтуллин Мансур Минзаһид улы хакында бара. Ул туган авылы - Яңа Ибрайда җирләнгән, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Бәетләрне шулай ук Әлмәт районы Елховка авылы, Лаештан, Аксубай районы Күлбай-Мораса авылыннан Габдулла Кариев музее директорлары, Чистайдан, Түбән Камадан, Апас районы авылларыннан - Әсрар абый Идиятов (аның инде 17 китабы басылып чыккан) һәм Фәрхелбанат апа Фәсхетдиновалар җибәргән. Яңа Чишмә районыннан Акъяр, Татар Әдәмсәсе, Зирекле, Тубылгы Тау, Шахмай, Яңа Чишмә авылларыннан да материаллар белән булыштылар. 4 елдан соң, 2009 елда "Хәтер тамчылары"ның өченче китабы дөнья күрде. Шушы еллар эчендә без Яңа Чишмә, Аксубай, Апас, Әлмәт, Лениногорск, Чирмешән районнары авылларыннан 70ләп бәет җыя алдык.
Өченче китап та халыктан җыелган иганә акчасына дөнья күрде. Китапка кереш сүзне Резедә Газыймова язды. 2013 елның 6 февралендә без нәшрияткә "Хәтер тамчылары"ның 4 нче китабын бастыру өчен материаллар (анда 70 бәет кергән) җибәрдек. Әлегә аны битләргә салалар, без хәйриячеләр, акча эзлибез. Ходай кушса, 3-4 айдан анысы да дөнья күрер.
Мидхәт Газыймов,
Зирекле музее
директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев