Бүген Яңа Чишмәдә янгын чыккан
Бүген, 17 майда, Яңа Чишмәнең Буреев урамында янгын чыккан.
9 сәгать 21 минутта янгын бүлегенә Буреев урамында гражданка С.ның мунчасы януы турында хәбәр килгән.
Янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә янгын чыккан урынга килеп аны сүндерә башлаганнар.
Хуҗабикәнең йорты мунчадан 4 метр ераклыкта гына булса да, янгын сүндерүчеләр утның таралуына юл куймаганнар.
Мунча тулысынча янып беткән, милек иминләштерелмәгән. Янгын вакытында кешеләр зыян күрмәгән.
Янгынның сәбәбе - мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев