Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һәлакәтләр

Көз җитү белән Яңа Чишмә районы территориясендә 9 янгын чыккан

Аларның җидесе – Чуаш Чабаксары, Шахмай, Красный Октябрь, Акбүре, Акъяр авылларында һәм Петропавел Бистәсендә авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрдә камыл һәм камыл калдыклары яну очраклары. ППРның 218 п. нигезендә хокук бозучыларга административ йогынты чаралары кулланылган.

Яңа Чишмә авылының Төзүчеләр урамында һәм Акбүре авылының Карл Маркс урамында ике янгын чыккан. Уттан ике мунча зыян күргән. Ике очракта да ягылган мич караучысыз калдырылган һәм бу мичләрнең артык кызуына китергән.

Электротехник һәм җылылык генерацияләүче җайланмаларны актив куллану белән бәйле, аерым алганда, аларны дөрес кулланмау аркасында янгыннарның артуы кышкы чорның үзенчәлеклеге булып тора.

Район халкына һәм объект җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәсе килә! Салкыннар башланыр алдыннан һәр милек хуҗасына мичнең һәм төтен юллыкларының төзеклеген тикшерергә, аларны ремонтларга һәм корымнан чистартырга, ярыкларны балчык-комлы измә белән сыларга, чормалардагы, түбәләрдәге төтен торбаларын, шулай ук торак йортларның һәм мунчаларның түбәләреннән өстәрәк урнашкан төтен торбаларын агартырга, ә җитәкчеләргә үзләренә ышанып тапшырылган объектларда бу эшләрне башкарырга күрсәтмә бирергә кирәк. Электр приборларын кулланган вакытта сүндергечләргә һәм розеткаларга артык йөкләнеш булмавын, алар һәрвакыт төзек хәлдә булуын күзәтеп торырга һәм артык йөкләнешләрдән якланмаган стандарт булмаган электр җылыту приборларыннан файдаланмаска кирәк.

Һәр йорт хуҗасы аның йортында яшәүче барлык гаилә әгъзаларының, ә объект җитәкчесе аңа буйсынучы эшчеләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәве өчен җаваплы булуын истә тотарга тиеш.

Исегездә тотыгыз: сезнең куркынычсызлык - сезнең кулларда!

Н. А. Костина, МОНДда өлкән сорау алучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев