Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һәлакәтләр

Мошенник Яңа Чишмә районында яшәүче бер ханымны шактый суммага алдаган

Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 25 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.

Мошенниклык

2020 елның 21 ноябрендә, мошенниклар аңлы рәвештә банк хезмәткәрләре исеменнән Яңа Чишмә районында яшәүче гр-ка М.га шалтыратып, алдау  юлы белән аның исеменә 170 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштергәннәр, ә аннары 71 мең сум акчасына да ия булганнар.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, беркайчан да үзегезнең банк картасы  мәгълүматларын шикле, таныш булмаган кешеләргә хәбәр итмәгез һәм аларның шалтыратуларына җавап бирмәгез.

Ялган донос

Красный Октябрь посёлогында яшәүче гр-ка Д.га карата җинаять эше кузгатылган, чөнки ул эчке эшләр бүлегенә Мәктәп урамында урнашкан фатирыннан 15 мең сум күләмендә акча югалуы һәм аларны гр.К. алган дип шикләнүе турында  ялган белешмәләр биргән. Бу гамәл әлеге гражданнар арасында дошманлык барлыкка килгәнгә күрә эшләнгән.

Исерек килеш руль артына

43 машина йөртүче ЮХКен бозган өчен адм.җаваплылыкка тартылган, шул  исәптән Нурлат районыннан бер шофёр (гр.К. исерек килеш а/м руле артында булган). Нәтиҗә - 30 мең сум штраф һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев